Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан яшь гаилә дәүләт программасы буенча йорт сала

Айгөл һәм Рәдиф Хәбриевлар Олыяз авылында әти-әниләре белән бергә яшиләр, ике бала тәрбиялиләр.

Яшь гаилә, дәүләт программасыннан файдаланып, Олыяз авылында йорт сала. Айгөл белән Рәдиф – икесе дә авыл яшьләре. Шуның өчен күңелләре бер дә калага тартмый аларның.

«Мин үзем – Тәмәйдән, ә иптәшем - Олыяз авылыннан. Тормыш коргач та, планыбыз Кукмарадан фатир сатып алу, шәһәрдә төпләнү иде. Әмма авылны яратуыбыз безнең теләкләрдән көчлерәк булып чыкты. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш, иремнең әти-әнисе һәм әбисе белән бергә бик матур итеп яшәп ятабыз, ике ул үстерәбез, яңа йорт салабыз. Иптәшем Рәдиф – төзүче. Ул читкә китеп эшли. Ә мин “Урал” хуҗалыгында зоотехник-селекционер вазыйфасын башкарам», - ди Айгөл.
 
Кечкенәдән мал-туар арасында кайнашып үскән кызының мәктәптә укыганда: «Авылда яшәмим, сыерга якын да килмим», - дигән сүзләрен әнисе хәзер елмаеп искә аладыр.

«Әйе инде. Үзем дә искә төшкән саен көләм. Ник дигәндә, киләчәк тормышымны ферма, авыл хуҗалыгы белән бәйләрмен дип бөтенләй дә планлаштырмаган идем бит. Без бер төрле уйлыйбыз, ә язмыш барыбер үзенчә хәл итә шул. Хәзер сөенеп бетә алмыйм. Декрет ялыннан соң эш белешергә керештем. Гаилә дусларыбыздан “Яшь гаилә” программасы турында ишетеп белә идем. Әмма аның буенча йорт төзү өчен авыл хуҗалыгында эшләргә кирәк. Шунлыктан, ике дә уйламый, фермага юл тоттым. Бигрәк авыр эш бит, диде ирем. Әти дә: “Иртәнге сәгать өчтә торып сыер саварга барасың киләмени, җайлырак эш чыгар әле”, - дип, үзенең ризасызлыгын белдерде. Яңа өйле буласы килү теләге шулкадәр көчле иде үземдә, бернидән курыкмадым – җиң сызганып эшкә керештем. Бер ел хуҗалык мегафермасында сыерлар саудым, ә инде 2018 елның августында зоотехник-селекционер итеп билгеләделәр. Бүгенге көндә хезмәтемне яратып, күңел биреп башкарам», - ди ул.

Яшь белгеч ике ел элек торак шартларын яхшыртуга нигезләнгән «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының «Авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» ярдәмче программасында катнашырга теләген белдергән була. «Яшь гаилә» категориясендә гариза хуплана, бер ел эчендә тиешле дәүләт ярдәме күчерелә, һәм яшьләр өй салу эшенә керешә.

«Программа шартлары буенча бер ел эчендә өйне күтәреп, аны түбә астына кертергә, ут, су, газ тоташтырырга тиеш идек. Шөкер, без бу эшләрнең барысын да башкарып чыга алдык. Өебез хәзер яши торган йорттан ерак түгел. Ул ике катлы, гомуми мәйданы 189 квадрат метрны тәшкил итә. Эчке ремонт эшләрен төгәлләп, тиздән яңа йортта өй туе уздырырга хыялланабыз. Мондый төр программалар яшь гаиләләр өчен аеруча яхшы. Авыллар яшәсен, урам тутырып, бала-чагалар йөгерешсен иде. Чөнки киләчәк – яшьләр кулында. Без авылны сайлавыбызга бер дә үкенмибез», - дип, куанычлары белән уртаклаша бәхетле ир белән хатын.

Фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk