Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан урман тармагы ветеранына «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе тапшырылды

Бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тапшырды.

Кукмара районы урман тармагы ветераны Газизуллин Әхмәдулла Һади улына «ТАССР төзелүгә 100 ел» истәлек билгесе, шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты тапшырылды. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкне ТР Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов тапшырды. Ул ветеранга республиканың урман комплексы үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

Әхмәдулла Газизуллин 1931 елның 20 мартында Тәкәнеш районы Түбән Арбаш авылында (хәзер – Кукмара районы) туган. Саба урман хуҗалыгында урман культуралары остасы, Югары Катун урман хуҗалыгында (Алтай крае) урманчы ярдәмчесе, Лубян урман хуҗалыгы техникумында укытучы, Баганин урман хуҗалыгының Ромодан урманчылыгында урманчы, Кама механик урман хуҗалыгында баш урманчы, Яшел Үзән сынап карау-күрсәтү механик урман хуҗалыгы каршындагы Татар урман туфрак-химия җитештерү лабораториясе мөдире, өлкән укытучы, доцент, профессор, Мари дәүләт техник университетының экология, туфрак белеме һәм табигатьтән файдалану кафедрасы мөдире, Казан авыл хуҗалыгы академиясенең урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы мөдире, «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» бюджет учреждениесе директоры урынбасары булып эшләгән.

Әхмәдулла Һади улы тарафыннан урман туфрак белеме һәм урманнан файдалану буенча 250дән артык фәнни һәм фәнни-методик хезмәт бастырып чыгарылган. Аерым алганда, аның җитәкчелегендә утырту материалын үстерү, урман ресурсларын куллануны оптимальләштерү һәм яңадан торгызу буенча тәкъдимнәр эшләнгән.

Нәтиҗәле, фидакарь хезмәте һәм үз эшенә бирелгәнлеге өчен Әхмәдулла Газизуллин «РСФСР урман байлыкларын саклау һәм арттыру өчен» билгесе белән бүләкләнгән, «ТАССРның Атказанган урманчысы», «Россия Федерациясенең Атказанган урманчысы», «Хезмәт ветераны» һ.б. мактаулы исемнәргә лаек булган.

фото: minleshoz.tatarstan.ru
 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X