Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан Резидә Хәсәнова: Калфакны көндәлек кием итеп күрергә телим

“Асылъяр” мөселман киемнәре коллекциясе, ялтыравыклы ука, төрле-төрле сәйләннәр белән чигелгән калфаклары аның иҗатына битараф калырга ирек бирмәде

Резидә Хәсәнова якташым, күрше Зур Сәрдек авылы кызы булса да, аның белән тәүге танышуым интернет аша булды. Иң беренче чиратта, социаль челтәрдәге битенә эленгән фотосурәтләре үзенә җәлеп итте. Купшы итеп эшләнгән “Асылъяр” мөселман киемнәре коллекциясе, ялтыравыклы ука, төрле-төрле сәйләннәр белән чигелгән калфаклары аның иҗатына битараф калырга ирек бирмәде.

- Резидә, дизайнер хезмәтенең чишмә башы рәсем сәнгатенә барып тоташа. Син рәсем ясарга яратасыңмы, бу сәләт сиңа кемнән бирелгән?

- Рәсем ясау сәләте миңа әнидән күчкәндер дип уйлыйм. Кечкенә чакта өйдә буялмаган бер кәгазь бите дә калмый иде. Минем фломастерларның саны йөздән артып киткәндер. Бүләккә дә буяу кирәк-яраклары алып килгәннәрен хәтерлим. Курчаклар белән уйнарга, аларга төрле киемнәр тегеп киертергә ярата идем. Күршебез Физәлия апа Кукмара тегү фабрикасында эшләде, аның калган вак-төяк тукымалары күп була иде. Бишенче сыйныфтан Кукмара сәнгать мәктәбенә йөри башладым, анда мин рәсем ясарга, кул эшләренә өйрәндем. Ә дизайнер сүзен беренче тапкыр авылдашым Казанга әлеге белгечлек буенча укырга кергәч ишеттем. Аның мәгънәсенә төшенмәсәм дә, бу сүз бик ошады миңа. Сораша торгач, өйләргә ремонтлар ясаучы, обойлар сылаучы була дип аңлаттылар. Шуннан соң миңа: “Үскәч кем буласың?” - дисәләр, гел “обой сылаучы” дип җавап бирә идем.

- Резидә, мәктәптән соң укуыңны кайда дәвам иттең?

- Гомумән алганда, мин кул эшләре буенча белем бирә торган уку йорты булмас микән дип теләгән идем. Әмма махсус андый уку йорты, хәтта аерым бүлек тә юк икән. Шуңа күрә  Казан технология һәм дизайн көллиятенә тегү әйберләренең конструктор-модельеры, технологы белгечлеге буенча укырга кердем. Анда укытучылар бик әйбәт булды, төпле, ныклы белем бирделәр. Үзем дә, әти-әниләр дә уку йортын бик ошаттык. Һәрбер эшкә аерым укытучы өйрәтте, әйтик, берсе – киемнең рәсемен ясау, икенчесе сызу, тукыма сайлау, тегү, бизәү кебек һөнәрләргә төшендерде. Тукымаларның составы, юнәлеше, нинди кием һәм кемнәр өчен тегәргә җыенасың – барысы да бик мөһим. Әйтик, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикле кешеләргә кием теккәндә бик күп нечкәлекләре бар. Минем диплом эшем дә шушы юнәлештә иде.

- Темасы бик үзенчәлекле булган икән, бу турыда тулырак сөйлә әле.

- Диплом эше язган вакытта миңа әлеге теманы бик ныклап өйрәнергә туры килде. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең киемнәре башкаларныкыннан аерылып тормаска, әмма шул ук вакытта уңайлы да булырга тиеш. Тукыманың сулый торган, яхшы сыйфатлы булуына игътибар итәсе. Җиңнәренә, аякларына, билләренә резинкалар куярга кирәк: кием шумасын, кысып торып, кан әйләнешенә комачау итмәсен, ә кайбер урыннарына, киресенчә, корсет формасында тимер элементлар беркетелә. Төймәләре зуррак, кулга тотарга уңайлы булсын, ә замоклар урынына каптырмалар, ябыштыра торган элементлар куелса тагын да яхшырак. Мин диплом эшемне яклаганда ДЦП белән авыручылар өчен җиңел куртка тектем. Ике төркемнән барлыгы ундүрт кешенең диплом темалары охшаш иде. Шуңа күрә кемдер – инвалидлар өчен куртка, кемдер пәлтә, озын плащ, мәктәп формасы уйлап тапты.  Бер укытучыбыз көллият исеменнән әлеге киемнәрне Мәскәүгә алып барып яклады, хәтта Татарстан Президентына да тәкъдим ителеп хупланды. Һәм, нәтиҗәдә, әлеге үрнәкләр тегү өчен цехларга бирелде, алга таба алар сату нокталарында урын алыр дип ышанабыз.

- Үзеңә иң беренче нәрсә теккән идең?

- Мин көллияттә укыган вакытта үземә блузка һәм итәк тектем. Аларны әле дә киям. Әнием Зур Сәрдек мәктәбендә укытучы булып эшли, аңа махсус форма тегеп бирдем. Авылдашларга да киемнәр теккәнем бар.  

- Ә үзеңнең коллекцияңне булдырырга кирәк дигән фикергә кайчан килдең?

- Бу уй  күптәннән күңел түрендә йөри иде инде, бары тик кул гына җитмәде. Икенче курста укыганда кышкы сессияне төгәлләгән вакытта безгә үз коллекцияңне ясау белән бәйле бирем бирделәр һәм, тегеп алып килсәгез дә була, диделәр. Мин, милли бизәкләр кулланып, озын никах күлмәкләренең эскизларын эшләдем. Сызып, рәсемнәрен ясап, буяп, нинди бизәкләр була, нинди төсләр кулланачакмын, кайда төймә куела – барлык вак детальләренә хәтле уйлап бетереп, укытучыма күрсәттем. Ул  хезмәтләремне бик ошатты, тегеп карарга киңәш итте. Мин, тагын да дәртләнеп, эшкә тотындым.  Күлмәкләргә бизәкләрне кулдан чиктем. Коллекциямне беренче тапкыр “Ак Барс” яшьләр үзәгендә үткәрелгән конкурста (бәйгенең исемен хәтерләмим) тәкъдим иттем. Бик уңышлы булды. Шуннан соң бик күп конкурсларда катнашып, югары нәтиҗәләргә ирештем.

- Коллекцияңә “Асылъяр” дип исем биргәнсең...

- Татар киемнәре булгач, исемен аклык, сафлык белән бәйлисе килде. Ә “Асылъяр” дигәч, нәкъ менә милли бизәкле кием кигән татар кызы, тынычлык билгесе – күгәрченнәр күз алдыма килеп баса. Шуңа күрә әлеге исемгә тукталырга булдым.  

- Ә бәйгеләрдә күлмәкләрне тәкъдим итү өчен модельләрне каян табасың?

- Күп вакыт модельләрне үзебез сайлыйбыз, алар белән репетицияләр үткәрәбез. Безнең көллияттә модельләр әзерләүче түгәрәк тә бар. Аларны  подиумда үз-үзләрен дөрес тотарга,  матур итеп атларга өйрәтәләр. Киемнәрне тәкъдим иткән вакытта күп әйбер аларның осталыгыннан да тора, чөнки  тулы образ тудыралар, шуңа күрә хәрәкәтләре тулысынча уйланып беткән булырга тиеш. Шулай ук коллекциягә туры килә торган музыка да сайладык.

- Көллиятне тәмамлаганнан соң, укуыңны кайда дәвам итәргә булдың?

- Мин хәзерге вакытта Казан федераль университетында читтән торып беренче курста интерьер дизайнеры белгечлеге буенча белем алам.  Үземне бу юнәлештә дә  сынап карарга булдым. Ә эш урыным исә Казан шәһәренең “Ильдан” сәүдә үзәгендә урнашкан. Анда мода бүлеге бар, без артистларга киемнәр әзерлибез. Мин декоратор, ягъни киемнәр бизәүче булып хезмәт куям. Эшем бик ошый, киемнәрне бизәү өчен хәзер мөмкинлекләр зур, нинди тасма, ташлар, сәйләннәр кирәк – барлык фурнитураны да кибетләрдә табарга мөмкин.

- Ә сиңа күбрәк нинди төсләр ошый, нинди тукымаларга өстенлек бирәсең?

- Миңа ачык, “йомшак” төсләр якынрак. Ә тукыманың тыгыз, нык булганын яратам. Аның белән эшләве дә уңайлырак, форма бирүе дә җайлырак, кигәч тә мондый киемнәр матур утыралар.

- Киләчәккә планнарың белән дә уртаклаш әле.

- Алла боерса, мин быел үземнең яңа – яшьләр өчен көндәлек киемнәр  коллекциясен булдыру турында уйланам. Әмма нинди генә киемнәр тексәм дә, аның җиң, яка очында гына булса да татар милли бизәкләре урын алачак. Мин шулай ук калфаклар чигү белән дә шөгыльләнәм. Аларны күлмәк белән генә түгел, ә башка өс киемнәре белән дә килешә торган итеп эшләргә тырышам. Мәсәлән, джинсы чалбарга өстенлек биргән яшь кызлар да аны кия алсыннар. Ягъни элеккеге стиль элементларын заманча яңгыратырга тырышам. Калфакны көндәлек кием итеп күрергә телим.

- Резидә, сиңа иҗади уңышлар телибез. Әңгәмәң өчен рәхмәт.

фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk