Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районыннан бер гаиләгә яңа туган бала өчен бүләк җыелмасы тапшырылды

Кыз бала 16 гыйнварда дөньяга килгән, ул гаиләдә бишенче сабый.

Татарстан Президенты башлангычы белән 2020 елда расланган бүләк җыелмасын бүген Кукмараның Байлангар авылыннан биш бала әнисе Алсу Нәбиева алды. Бүләкне аңа район үзәк дәваханәсенең бала тудыру бүлегеннән өйгә чыгарылган вакытта район башлыгы Сергей Димитриев тапшырды.

- Гаиләгездә бүген сөенечле, зур вакыйга. Сезне ихластан әлеге көн белән тәбрик итәм. Балаларыгызның игелекләрен күреп, тигезлектә яшәгез, сәламәт булыгыз,- диде Сергей Димитриев.

Сәйдә - Байлангар авылында яшәүче Алсу һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә бишенче сабый. Бәхетле әти-әнинең олы уллары Булатка – 11, Айзатка – 9, Салаватка – 6, Раянга 2 яшь.

Бүләк җыелмасы җан башына уртача керем яшәү минимумыннан артмаган, яңа туган балалары булган гаиләләргә бирелә. Ул үз эченә комбинезон-трансформер, кечкенә мендәр-кокон, итек, балалар юрганы, подгузниклар, халат, сөлге, бала аслыклары, сабый өчен кием-салым, гигиена кирәк-яракларын үз эченә ала.

Быел Кукмара балалар тудыру бүлегендә 16 сабый дөньяга аваз салган.

“Демография” илкүләм проекты - 2019 елның гыйнварыннан Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган 12 илкүләм проектның берсе.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Котлыйм! Исэнлек саулык белэн усерергэ язсын?