Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районындагы авылларның берсендә ФАП бар, ә фельдшеры - юк

Редакциягә әлеге проблеманы хәл итүдә ярдәм сорап, авыл халкы мөрәҗәгать итте.

«Югары Шөн авылында ноябрь башыннан бирле фельдшер юк. Элеккеге фельдшер Валентина сәламәтлеге буенча эштән китте. Без, авыл халкы, медицина хезмәткәренә мохтаҗ. Бу мәсьәләне ничек тә булса хәл итәсе иде. Авылда фельдшер-акушерлык пункты яңа, чиста, иркен һәм җылы. Бәлки, яңа кеше килгәнче, Валентинадан вакытлыча булса да эшләп торуын сораргадыр».

Редакция почтасына Югары Шөн авылы халкы исеменнән менә шундый хат килеп иреште. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү максатыннан, Важашур җирлегендә урнашкан авылга юл тоттык.  

Югары Шөндә авыл халкына бер кибет, клуб, чиркәү хезмәт күрсәтә. Балалар бакчасы юк, укучылар саны аз булу сәбәпле, башлангыч мәктәп тә ябылган. Соңгы вакытта фельдшер-акушерлык пунктының да ишегендә – йозак. Бу мәсьәлә җирле халыкны аеруча борчый, чөнки фельдшер-акушерлык пункты – авылда иң кирәкле учреждениеләрнең берсе. Бәла әйтеп, кисәтеп килми бит, шуңа күрә кинәт кенә табиб ярдәме кирәк булса нишләргә, кемгә мөрәҗәгать итәргә? Ә авыл район үзәгеннән якынча 20 чакрым читтә урнашкан.  

Әлеге сорауны район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиевка да җибәргән идек. Дәваханәдән түбәндәге җавап алынды:

«Бу турыда Югары Шөн авылында яшәүчеләр үзләре Агышева Валентина Васильевнадан сорарга тиеш. Ул 2020 елның 2 ноябрендә, сертификат вакыты чыкканнан соң, үз теләге белән эштән китте. Халык соравы буенча хезмәтен дәвам итәргә риза булса, сертификатны озайту өчен, 2021 елның 10 гыйнварыннан аны укырга җибәрү мөмкинлеге бар».

Җирлек башлыгы Петр Иванов та бу мәсьәләдән хәбәрдар, ничек хәл итәргә дә белгән юк, дип авыр сулый. Аның сүзләренә караганда, җирлектә өч фельдшер-акушерлык пункты эшли. Поч.Сутер белән Яңа Каенсардагы пунктлар икешәр авылга хезмәт күрсәтә. 

Югары Шөн авылында бүгенге көндә сиксән хуҗалыкта 239 кеше гомер кичерә, аның да күбесе – өлкәннәр, туучылар бөтенләй юк икән. Элек бәхет эзләп Нократ Аланына киткән кешеләр өлкәнәйгәч, туган якларына тартыла, ә яшьләр, киресенчә, күрше-тирә шәһәрләргә барып урнаша, дип аңлаттылар. Авылда ир-атларның күбесе вахта белән читкә китеп эшли, ә хатын-кызлар фермада хезмәт куя. 

«Дөресен генә әйткәндә, мин фельдшерның эштән китүен белми дә калдым, хәбәр итүче, кисәтүче булмады. Бер авыруны дәваханәгә илтергә туры килгәч, Валентина Васильевнага мөрәҗәгать иткән идем, мин эшләмим бит инде, дип шаккатырды. Мондый адым көтмәгән идем. Сүз дә юк, авылны табибсыз калдырып булмый. Халык җыены вакытында да бу мәсьәлә күтәрелде. Авыл халкы, җыелып, аннан эшкә кайтуын сорады, тик ул каршы килде», - диде җирлек башлыгы. 

Элеккеге фельдшер Валентина Агышева әлеге хезмәтне егерме сигез ел башкарган. Медицина буенча Можгада белем алган, шул якларда өч ел хезмәт куйган. Хәзер исә тиешле еллар эшләгән өчен пенсиядә икән, сертификатының да вакыты чыккан. 
«Нишләп эштән китәргә уйладыгыз?» – дип кызыксынам Валентина Васильевнадан.

«Хезмәте бик авыр, яшь вакытта аны-моны уйламыйсың, ә олыгайган саен үзен сиздерә. Туган авылыңда эшләве бигрәк тә уңайсыз, чөнки авылдашларга булышмыйча мөмкин түгел: ял көнендә, төнлә дә чыгып китәргә туры килә, кар, яңгыр явамы, үзең авырыйсыңмы – берсенә дә каршы килмисең. Җилкәңә зур йөк җыелганы сизелми дә кала. Медпунктка да көн саен кеше килеп тора. Әле моннан тыш, кәгазь эшләре, отчетлар күпме! Бәлки икенче авылдан килеп эшләүчегә җиңелрәк булыр», - диде ул. 

«Яңадан укырга мөмкинлек бирелсә, эшегезне дәвам итәр идегезме?» – дип сорыйм яңа танышымнан.

«Юк, олыгайган саен укып йөрисе килми, үземнең дә сәламәтлегем борчый», - диде. 

Авыл халкының фикерен белергә теләп, кеше иң күп була торган урын – кибеткә тукталдык. Биредә очраучылар әлеге мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдерсә дә, газета битләрендә исемнәрен күрсәтмәвебезне сорады. Валентина Васильевнаны яхшы күңелле, йомшак телле, бик җайлы кеше, диделәр.

«Фельдшер булмау барыбызны да борчый. Тормышта нинди хәл булмас. Бигрәк тә өлкәннәр, үземнең әни өчен дә борчылып торам. Мәсәлән, кич белән яки төнлә авырып китсә, кемнән ярдәм сорарга? Хәзер бит укол ясатыр кешебез дә юк», - диде кибеттә сатып алучыларның берсе. 

«Авыл яшьләре медицина буенча укыса да, бер чыгып киткәч, яңадан монда эшкә кайтырга теләми. Ни дисәң дә,  шәһәрдә мөмкинлекләр күбрәк бит. Бездә, киресенчә, акрынлып бөтен учреждениеләр ябыла бара. Эшләп торган биналарга йозак салынмасын, мәсьәләне уңай хәл итсеннәр иде инде», - дип кушыла икенче сатып алучы.

Югары Шөн авылында фельдшер табу мәсьәләсе ачык килеш кала. Авылларга яшьләрне ничек җәлеп итәргә? Алга таба җирлекләрдә фельдшер, авыл хуҗалыгы белгече, укытучы кебек һөнәр ияләренә кытлык тагын да артмасмы?
 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk