Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 4 кеше штрафка тартылган

2 апрельдән тиешле таләпләрне бозган өчен 15 меңнән 40 мең сумга кадәр штраф яный.

1 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, «Роспотребнадзор» идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге белгечләре тарафыннан үзизоляцияләү режимын бозган өчен 4 кешегә беркетмә төзелгән. Бу турыда «Роспотребнадзор» идарәсенең Саба, Мамадыш, Кукмара, Теләче районнарындагы территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Анатолий Кириллов хәбәр итә.

«1 апрельдән идарә белгечләре тарафыннан үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен 4 кеше РФ Җинаятьләр Кодексынын 6.3 маддәсе буенча административ җаваплылыкка тартылды. Аларның һәрберсенә 500әр сум күләмендә штраф язылды», - диде ул.

Ведомствода 2 апрельдән тиешле таләпләрне бозучыларга 15-40 мең сум штраф яный дип билгеләп үттеләр.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозган өчен Татарстанда 252 кеше штрафка тартылган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk