Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында язгы ташуга әзерлек эшләре алып барыла

Янгын-коткару гарнизоны тарафыннан төрле җирдән үтә алырлык 15 берәмлек янгын сүндерү техникасы, 30 янгын мотопомпасы, 6 йөзү чарасы, коткару жилетлары һәм боҗралары, башка коткару чаралары әзерләнгән

Быелгыдай  ишеп яуган карны күптән инде күргән юк иде. Авыл кешесе кыш буе кар көрәүдән бушамады. Ишегалларында, капка төпләрендә тау-тау көртләр хасил булды. Ә инде язга таба, өй тирәләрендә канаулар казып, хуҗалыкларыбызга су керүгә каршы көрәшне башладык. Кукмарада үз йортлары белән яшәүчеләрнең дә - шундый ук мәшәкатьләре.

Ә инде “Чиста шәһәр” оешмасы хезмәткәрләренең шәһәрне кар-боздан арындырудан туктап торганнары да юк.

- Язгы су басуларга каршы тору өчен дә чаралар күрдек. Асфальт юллар астындагы су агызгыч торба башларын, канауларны кардан ачып бетердек, - ди өлкән мастер Рафисә Хаҗиәхмәтова. - Казанцев урамына,  Пенәгәр басуыннан кар сулары агып төшеп, су басу яный иде, анда да экскаватор белән канау казыдык. Район башлыгы ярдәме белән әнә шундый көчле техникалы булдык. Сергей Димитриев безнең эшебез турында даими белешеп тора. Оешмабызда шулай ук ел әйләнәсендә тәүлек буе кизү тору оештырылды, телефоннан шалтыратуларны кабул итәбез.

Һәр елдагыча район һәм шәһәр башкарма комитетлары каршында  язгы ташуга әзерлек буенча махсус комиссияләр төзелде. Әлеге комиссияләр әгъзасы, Кукмара янгын-коткару гарнизоны җитәкчесе Илмир Хәбибрахманов белән элемтәгә кердек.

- Плотиналар, буаларның сулары, куркынычсыз биеклектә калдырылып, көздән үк агызылган иде инде, - диде ул. –  Күзәтчелек органнары, район Башкарма комитеты, авыл җирлекләре белгечләре белән хәзер барлык буаларны тикшереп чыктык. Аларны кар суларын мөмкин кадәр күбрәк күләмдә агызуга әзерлек буенча эш оештырылды. Су күтәрелү вакытында район Башкарма комитеты һәм безнең гарнизонның оператив төркемнәре буаларны көндәлек күзәтү астына алачаклар, моның өчен өч машина билгеләнде. Районда шулай ук су агызгыч торбаларны, яңгыр суларын агызу корылмаларын чистарту үткәрелде.

Янгын-коткару гарнизоны тарафыннан төрле җирдән үтә алырлык 15 берәмлек янгын сүндерү техникасы, 30 янгын мотопомпасы, ягъни сыеклык суырткыч махсус агрегатлар, 6 йөзү чарасы, коткару жилетлары һәм боҗралары, башка коткару чаралары әзерләнгән.
Мәгълүм булганча, катлаулы хәл бигрәк тә Лубян авыл җирлеге территориясендә туарга мөмкин. Җирлек башлыгы Виктор Костин белдерүенчә, язгы ташуга каршы тиешле әзерлек чаралары күрелгән.

- Моннан ике ел элек төзелгән биек дамбаның  шудырмаларын, суны суыртып чыгару өчен кулланыла торган помпаларны тикшереп-карап чыктык, - дип сөйләде ул. – Нократ елгасындагы су биеклегенең үзгәрешен тәүлек буе күзәтеп торабыз. Түбәнге буада 100 квадрат метр мәйдандагы боз өслеген тизрәк эресен өчен көл сибеп каралттык. Ике берәмлек махсус техникабыз әзерлек сызыгында тора. Су басу куркынычы туган очракта кешеләрне эвакуацияцияләү өчен биш көймә әзерләдек. Халыкка ташу вакытында ни эшләргә кирәклеге турындагы инструкцияләр таратып чыгарга җыенабыз.

Хәбәрчебез Гүзәл Габбасовага да шалтыратып, хәлләрен белештек.

- Әлеге дамбаны үземчә  “Кытай стенасы” дип атавым турында әйткән идем инде. Шулкадәр яхшы булды ул. Аның шудырмасы бер метр диаметрлы торбадан тора. Язгы сулар вакытында шул торбаның башы безнең яктан ябыла, нәтиҗәдә болыннан агып килгән кар сулары безгә үтеп керә алмый, - диде ул.

Җир һәм кар катламының торышы турында авыл хуҗалыгы тармагында озак еллар хезмәт куйган белгечләрдән дә яхшырак белүче юктыр. Без дә “Татарстанның атказанган агрономы” исеменә лаек булган ветеран Нуретдин Фәләховка мөрәҗәгать иттек.

- Быел туң бераз гына булды, - диде ул. - Әлегә һава торышы бик әйбәт тора, кар көпшәкләнеп, әкрен генә җиргә сеңеп бара. Мондый хәл су басу куркынычын киметә. Көннәр нык җылытып, карлар кисәк кенә эремәсә, су ташулар артык көчле булмас, дип уйлыйм. Хәзергә җирнең дымга туенуы сөендерә. Сынаганым бар: басуларга 26 апрельдә чыксак, уңыш әйбәт була. Быел да шулай булырга охшаган.
Әйе, кайчак күп явуыннан зарлансак та, кар – муллык билгесе бит ул.


фото: Рим Фәхраҗиев/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk