Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында яшәүчеләрне кош гриппы таралу куркынычы турында кисәттеләр

Вируслы кош гриппы авыруы таралу куркынычы булу сәбәпле, йорт кошларын иркенгә чыгару, тиешле ветеринария озату документлары булмаган килеш кош-корт сатып алу тыела.

Кукмара районының ветеринария берләшмәсе район халкын кош гриппы таралу куркынычы турында кисәтә.

8 октябрьдә Буа районындагы фермер хуҗалыкларының берсендә кош гриппы табыла. Чувашия республикасыннан кертелгән дип фаразлана. Меңгә якын каз һәм үрдәкне юкка чыгарырга туры килә.

Кош гриппы тарау куркынычы булу сәбәпле, йорт кошларын иркенгә чыгару, тиешле ветеринария озату документлары булмаган килеш кош-корт сатып алу тыела.

Хуҗалыкта кош-корт үлеме күзәтелгән очракта, кичекмәстән Кукмара ветеринария берләшмәсенә хәбәр итү сорала. Алресы: Кукмара шәһәре, Л.Толстой урамы, 1 йорт. Телефон: 2-76-04.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk