Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында яшәүчеләр шәһәр яны автобусларын туктатуга канәгатьсезлек белдерә

Кукмара автотранспорт оешмасында шәһәр яны автобуслары хәрәкәте туктатылуның берничә сәбәбен атадылар.

Маршрут автобуслары турында редакциягә канәгатьсезлек сүзләре язылган хатлар, шалтыратулар әледән-әле килеп тора. Шуның күбесе авыл автобусларына кагылышлы. Район җитәкчелеге белән оештырылган халык җыеннары вакытында да бу сорау яңгырамыйча калмый. Әле күптән түгел генә шул турыда тагын ике хат алдык.

«Ни өчен авылларга йөри торган маршрут автобуслары туктатылды? Бер авылга да юк. Районда иң ерагы - “Совхоз Нырты” маршруты. Халык йөри, билет сатыла, шуңа күрә план тулмый, дип әйтеп булмый.
Маршрут автобусын йөртү бернинди белдерү куелмыйча туктатылды. Карт-коры, апа-абыйлар нишләргә тиеш? Коронавируска сылтамасыннар,  Кукмара эчендә автобуслар йөри бит. Автобуста билетлар ни өчен кулга бирелми?»

Поч.Кучук, Нырты, Төркәш авыллары халкы (хатта 12 кешенең фамилиясе язылган)

«Ни өчен авыл автобуслары туктады? Күп кешенең шәхси машинасы юк бит, ә авыл халкы арасында Кукмарага эшкә баручылар бар. Сез бәлки дөрес фикердәдер: халык арасында такси белән йөрүчеләр дә очрый. Тик дәваханәгә барыр өчен гел такси яллап булмый. Авылларга маршрут автобуслары кайчан булачак? Шул хакта язып чыксагыз иде».

Нурия МУЛЛАХМӘТОВА, Камышлы 

Әлеге сорауларга ачыклык кертергә теләп, «Кукмор-Транс» оешмасына юл тоттык. Биредә авылларга йөрүче маршрут автобуслары туктатылуның берничә сәбәбен әйттеләр. 

«Авыл халкыннан безгә дә бик күп шалтыратулар килә. Шуңа күрә максатыбыз маршрутларны кыскарту яки бетерү түгел, гәрчә аларның күбесе үз-үзен акламаса да. Октябрь аенда даими рәвештә “Лельвиж”, “Мәмәшир”, “Иске Юмья”, “Совхоз Нырты” маршрутлары йөри иде.  Тик алар ноябрьдә туктатылды. Бу, иң беренче чиратта, шоферлар җитмәү белән бәйле. Чөнки пандемия башланганнан соң, автобус йөртүчеләрнең күбесе чирләп “больничный”га чыкты. Аларны алмаштырыр өчен кеше кирәк иде. Ә эшкә килергә теләк белдерүче юк, яшьләр дә җиңелрәк хезмәт сайлый. Яңа шофер алгач, аны юлга чыгарганчы өйрәтәсе дә бар. Мәсәлән, күптән түгел бер ир-егет документларын тапшырып, урнашып беткәч, китәргә гариза язды. Кибеткә эшкә керәм, монда йокыдан иртә торырга кирәк икән, ди. Авыл маршрутлары иртәнге рейска – 5.30 сәгатьтә, ә Кукмара эчендә хәрәкәт итүчеләр 6.00 сәгатьтә чыга. Хезмәт хаклары белән тоткарлыклар юк, айга ике тапкыр вакытында түләнә. Ә Кукмара эчендә хәрәкәт итүче автобусларның барлык рейсларын да саклап калырга тырыштык. 4 маршрут автобусына көн саен 7 шофер кирәк», - дип аңлатты “Кукмор-Транс” оешмасы директоры Нияз Фатыйхов. 

Оешманың 16 - мәктәп, 14 маршрут автобусы бар. Маршрут автобусларын шулай ук аерым заказлар буенча да җибәрәләр. Бу исә оешмага берникадәр табыш алырга мөмкинлек бирә, авыл маршрутлары да шуның хисабына йөри, дип аңлаттылар. Чөнки бер-ике пассажир белән генә автобус чыгымнарын каплап бетерү мөмкин түгел. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Кукмор-Транс» – шәхси оешма һәм шуңа күрә дәүләт тарафыннан бернинди субсидияләр дә каралмаган. 

«Ай саен һәр маршрутка анализ ясыйбыз. Авылларга билет бәяләре юл озынлыгыннан чыгып билгеләнә, 1 чакрымы – 2,40 сум. Мәсәлән, Ныртыга кадәр бер кешегә билет бәясе – 100 сум, Төркәшкә – 110 сум, Камышлыга – 45 сум. “Совхоз Нырты” маршруты көнгә ике тапкыр ноябрь аена хәтле йөрде. Аны бер көн рейска чыгару өчен уртача 2100 сумлык ягулык кирәк. Әле, моннан тыш, хезмәт хакы, салымнарны түлисе бар, запас частьлар да сатып алырга туры килә. Шуңа күрә бу маршрут үзен-үзе акласын өчен,  көнгә 4800 сумлык билет сатылырга тиеш. Ә октябрь аен карасак, бары тик 14 октябрьдә генә план үтәлгән, калган  көннәрдә 3200, 2600, 2300, 1700, 1500... сумлык билет сатылган.  “Иске Юмья” маршрутында исә план буенча көнгә 3600 сумлык билет сатылырга тиеш. Тик бу айда бер тапкыр да бу кадәр билет сатылмады, көнгә якынча 930, 1400 сум акча керде. Авыллардан Кукмарага эшкә йөрүчеләр дә күп, алар юлларында очраган кешене утыртмыйча калмый, шул сәбәпле автобусларда кеше саны кими. Автобусларда билетлар кулга тапшырылырга тиеш, әгәр сезгә бирмәгәннәр икән, сорап алыгыз, югыйсә, акчасы кассага кайтып җитмәскә дә мөмкин бит», - диде оешманың баш хисапчысы Альбина Закирова.

Ноябрьдә туктатылган маршрутларның күбесе декабрь аеннан яңартылган. Әгәр пассажирлар булса, шоферлар «больничный»дан чыкканнан соң, калганнары да йөри башлаячак, диделәр. Авыл автобуслары җомга көнне – өч, ә калган вакытта икешәр рейс ясый. Ә Лельвиж, Мәмәширгә автобуслар билгеләнгән көннәрдә өчәр тапкыр барып кайта. 

«Халык соравы буенча Лубянга да автобус билгеләнгән иде. Әмма башында гына кеше йөрде дә бер-ике рейстан соң бөтенләй аз калды. Лельвиж ягы халкыннан да һәрвакыт автобус сорап шалтыратучылар бар. Мәсәлән, 3 декабрь көнне иртәнге рейста 120 сумлык билет сатылды. Шул ук көнне Мәмәшир автобусы да буш кайтты. Ярый, беренче көнне халык белми калгандыр, тик 4 декабрь көнне Мәмәширдән тагын өч кенә кеше килде. Бу турыда авыл җирлеге башлыклары белән дә сөйләшүләр алып барабыз. Тик проблеманы авыл халкы бергәләп хәл итсә генә», - диде оешма директоры.

Мәкаләне язган вакытта, таксига шалтыратып, бәяләрне белешкән идек, Ныртыга бару өчен – 600 сум, Төркәшкә – 680 сум, Камышлыга 200 сум түләргә туры килә икән. Авыл халкы бу бәягә таксида йөридер, дип уйламыйм. Күбесе таныш-белешләренә утырып китә. Димәк, мәсьәләне дә авыл халкы бергәләп хәл итәргә тиеш: автобус белән йөрергәме яки «попутка»га утырыргамы?
 

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk