Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукмара районында яшәүче ике меңгә якын кеше «Татарстан чаңгы юлы-2021» чарасында катнашты

Төрле яшь категорияләре өчен дистанцияләр әзерләнгән иде.

Кукмарада «Татарстан чаңгы юлы-2021» массакүләм чаңгы ярышында ике меңгә якын кеше – шәһәр һәм район оешмалары, уку йортлары вәкилләре катнашты.

Аларны Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев сәламләде. Ул барлык катнашучыларга да күңел күтәренкелеге, сәламәтлек, уңышлы старт теләде.

«Чаңгы базасы - безнең район халкы өчен иң яраткан мәйданчыкларның берсе. Янәшәдә генә тау чаңгысы базасы да бар. Аларның кайсысына өстенлек бирү һәр кешенең үзеннән тора. Үзләренең ялларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрергә теләүчеләр бирегә елдан-ел күбрәк килә», - дип билгеләп үтте Сергей Димитриев.

Катнашучылар арасында гомер буе чаңгыда йөрүчеләр дә, бүген беренче тапкыр басучылар да бар: иң кечкенәләренә – җиде, ә иң өлкәненә 71 яшь иде. 

«Татарстан чаңгы юл»ында катнашучыларның күбесе ярышырга түгел, ә яхшы кәеф өчен чыгуын искәртте.

«Һава торышы искиткеч, ярышны түземсезлек белән көттем. Ел саен катнашам һәм үз категориямдә беренче урыннарны алам. Миңа 71 яшь, көн саен чаңгыда йөрим һәм үземне бик яхшы хис итәм», - дип, үзенең хис-кичерешләре белән уртаклашты спорт ярышларында катнашучы Валентина Борисова.

Кукмарадан Әмир Закиров күппрофильле лицейның икенче сыйныфында укый икән. Аның әбисе сүзләренә караганда, ул быел чаңгы белән җитди шөгыльләнә башлаган. 

Төрле яшь категорияләре өчен дистанцияләр  әзерләнгән иде. 2011 елгы һәм аннан да яшь катнашучыларга - 1 чакрым, ә калганнарга 2 чакрым юл тәкъдим ителде.

Чаңгы ярышыннан соң һәркем табигатьтә әзерләнгән пылау, кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйланды. Призлы урын алучылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев