Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районының иң өлкән ветераны: Бүләк өчен түгел, җирдә тынычлык өчен көрәштем

Лельвиж авылында яшәүче сугыш ветераны Иван Васильевка 99 яшь тулды.

Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасы, Рәхмәт хаты һәм истәлек бүләге тапшырылды. Ветеранның шатлыгын «Хезмәт даны» редакциясе дә уртаклашты.

Иван Васильевның 99 еллык гомеренә ниләр генә сыймаган?! Аның турында бер генә түгел, хәтта берничә китап язарга булыр иде. Юбилярның тормышы шулкадәр кызыклы, вакыйгаларга бай. Ул өлкән яшьтә булуына карамастан, тормышындагы һәр вакыйганы яхшы хәтерли.

Ветеранның сугышчан юлын медальләре күрсәтеп тора.

Ветеран Лельвиж авылында туып үскән. Сугыш башланганда ук мобилизацияләнә.

«Әнием авырып китү сәбәпле, армия хезмәтеннән ярты елга кичектерделәр. Ә фронтта вакытта әниемнең вафаты турында хат алдым, - ди Иван Васильев. - Мин бүләк өчен түгел, ә җирдә тынычлык өчен көрәштем».

Сугыш тәмамланганнан соң райондашыбыз тагын ел ярым хезмәт итә. Аннан кайтып колхозда эшли, хуҗалык рәисе, завхоз, авыл җирлеге башлыгы, каравылчы була. Сугыш һәм хезмәт ветеранының 50 елга якын хезмәт стажы бар.

Фото: Алсу Гатауллина/ «Трудовая слава»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk