Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында урып-җыю эшләре тулы куәткә бара

“Яңа тормыш” хуҗалыгында 760 гектарда игеннәрне җыеп аласы бар

Басу-кырларда эш берсе артыннан икенчесен алмаштыра. Әле күптән түгел генә орлыклар кап-кара җир куенына иңдерелгән иде, инде аларның уңышын җыеп алыр чак та җитте. Районыбыз игенчеләре уракка төште. Беренчеләрдән булып урып-җыюга керешкән яңатормышлыларның хәлләрен белеп кайту нияте белән Татар Толлысы басуларына юл тоттык.   

“Быел уракка бераз иртәрәк керештек, үткән ел исә 11 августта чыккан булганбыз. Аллага шөкер, игеннәрнең торышыннан канәгать, басулар чиста, бер чүп үләне дә күренми. Хәзерге вакытта арыш суктырабыз, аның дымлылыгы егерме процентны тәшкил итә. Атна-ун көннән арпа да өлгерәчәк, - дип каршы алды безне “Яңа тормыш” хуҗалыгы җитәкчесе Илдар Борһанов. - Иң мөһиме – игеннәрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын”.

Хуҗалыкның 2345 гектар сөрүлек җирләре бар. Шуның 760 гектарын бөртеклеләр алып тора, калганында кукуруз, люцерна, берьеллык үләннәр, бике, борчак үстерәләр. Сидераль культуралардан клевер чәчәләр, ул азотка бай үлән санала икән, аны һәр елны 200 гектар җиргә чәчеп, ике елдан шул басуларны эшкәртеп барырга уйлыйбыз, дип аңлатты җитәкче.

- Бүгенге көндә кырда үзебезнең ике комбайн эшли: берсе терлек азыгы хәзерләүдә катнаша, икенчесе ашлык суктыра. Урып-җыю кампаниясендә ярдәмгә элеваторның механик отряды чакырылды. Өч КамАЗ машинасы уңышны ташып тора, - диде Илдар Борһанов. – Орлыкка, пайчыларга һәм хуҗалык эшчеләренә өләшергә дигән ашлыкны үзебезнең ындыр табагына ташыйбыз, ә калганын элеваторга илтәчәкбез, бүгенге көндә алар белән килешү төзелде.

Арыш басуларын иңләп йөрүче “Полесье” кыр корабын урып-җыюда егерме алтынчы сезонын катнашучы Чарлы авылыннан Расих абый Мөхәммәтов иярләгән. Ә уракка  кадәр ул МТЗ-82 тракторы белән хуҗалыкта төрле эшләрне башкарган. Техникаларны да үзе карап-төзәтеп тора икән.

- Быел кырлар матур. Игеннәрнең сабаклары кыска булса да, башаклары тулып тора. Үткән ел биек булып үстеләр, әмма уңышы түбән булды, - диде тәҗрибәле механизатор. – Комбайн гына “картайды”, исән-сау ватылмыйча эшләргә язсын. Тик шулай да элеваторныкылардан калышмаска тырышам әле.

Расих абый комбайнда ярдәмче булып эшләүче Тотар Толлысы егете Илгизәр Нургалиевны да мактап телгә алды. Яшьләр тырыш, булдыралар, уракта беренче елын гына катнашуы түгел, тәртибен белә, диде. Кырчылар басуга иртә белән чык кипкәннән соң чыгып китәләр дә кичке сәгать сигезләргә кадәр эшлиләр. Аларны басуда көнгә ике тапкыр җылы ризык белән сыйлыйлар.

- Дөрес, техникалар искерде, яңа комбайннар кирәк, - диде җитәкче. - Аларны ремонтлау, запас частьлар сатып алу бик кыйммәткә төшә, шуңа күрә яллап эшләтү күпкә кулайрак дип таптык. Үткән ел бу вакытка ремонт өчен алты миллион сум акча сарыф ителгән булса, быел әлеге сумманың алтмыш проценты күләмендә генә акча тотылды. Барлык техникаларны GPS-навигатор системасына көйләү хисабына да ягулык-майлау материалларын экономияли алдык.

“Яңа тормыш”та башка кыр эшләрен дә аксатмыйлар. Бүгенге көндә ике трактор көзге чәчүгә җир әзерли. Бишенче август тирәсендә чәчүгә керешергә исәплиләр. Быел ул 300 гектарда башкарылачак икән. Терлек азыгы хәзерләү дә дәвам итә, күпьеллык үләннәрнең икенче катын чаба башлаганнар. Хәзерге вакытка дүрт курган сенаж салганнар. Үткән ел 10 мең тонна терлек азыгы хәзерләгән булганнар, быел да шундый запас тупларга уйлыйлар.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk