Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында тәрбия үзәге ачылды

Үзәк 4-10 яшьлек балалар өчен булачак.

Туеш микрорайонындагы 2018 елда төзелгән яңа мәчет янында «Хидәят» тәрбия үзәге бүген үзенең ишекләрен ачты.
Ике катлы күркәм бина әллә кайдан күренеп, тирә-юньгә ямь биреп, балкып тора. Үзәкнең каршында - мәхабәт мәчет, ә янәшәсендә - балалар уен мәйданчыгы...

«Үзәк 4-10 яшьлек балалар өчен булачак. Мөфтият тарафыннан расланган программаларга нигезләнеп, балаларга уен формасында әдәп-әхлак, дин дәресләрен өйрәтергә планлаштырабыз. Кызларны һәм малайларны атна дәвамында төрле дәресләр белән үзәккә җәлеп итәсебез килә. Укытучылар коллективы эшкә керешергә әзер. Бүгенге көндә төркемнәр туплау эшләре бара. Бәлки сентябрь аенда укуларны башлап та җибәрә алырбыз», - диде Туеш мәчетенең имам-хатыйбы Айрат хәзрәт Шәфигуллин.

Бәйрәм тантанасында катнашкан Татарстан Диния нәзарәте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев тәрбия үзәгенең сафка басуын мәчет ачылуга караганда да мөһимрәк булуын билгеләп үтте.

«Бина булу гына түгел, аның әйләнә-тирәсендә дә матурлык тудыру мөһим. Сез ул турыда да истә тоткансыз. Чөнки гүзәллекне, тәртипне күреп үскән бала киләчәктә үзе дә шуңа омтылачак. Аллаһы Тәгалә безгә үзебездән соң нидер калдырырга мөмкинлек бирә. Әлеге рухи-тәрбия үзәге - сездән соң киләчәк буыннарга зур истәлек. Ул алга таба да динебезгә хезмәт итсен, башка район-шәһәрләр өчен үрнәк булсын!» – диде.

Район башлыгы Сергей Димитриев: «Тәрбия үзәге ачылу - Кукмара өчен зур вакыйга. Ул үсеп килүче яшь буынны дини яктан, әдәпле-әхлаклы итеп тәрбияләүдә зур роль уйнар дип ышанам. Чөнки юктан гына иң кыйммәтле әйбер – ул яхшы тәрбия, дип әйтмәгәннәр. Үзәккә йөргән балалар да динле булып үссеннәр, милләтебезгә файда китерсеннәр иде», - диде.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk