Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның 5 яңа очрагы расланган

Татарстан буенча барлыгы 32 яңа очрак теркәлгән.

Кукмара районында соңгы тәүлек эчендә Covid-19 белән зарарлануның биш яңа очрагы ачыкланган. Татарстан буенча барлыгы 32 яңа очрак расланган. Бу хакта коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

8 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 24 кеше өйдә дәвалана. Барлык очраклар да элемтә нәтиҗәсендә.

Казанда коронавирус йоктыруның 20 очрагы ачыкланды, Кукмара районында – 5, Балтач, Биектау, Яшел Үзән районнарында – 2, Саба районында – 1.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5093 Covid-19 очрагы теркәлгән, 3948 кеше терелгән.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk