Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында «Территория һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү» конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде

Конкурста оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре, кече һәм урта эшмәкәрлек сәүдә объектлары, мәгариф учреждениеләре, районның торак йортлары катнашты.

Кукмара районында «Территория һәм биналарны Яңа елга иң яхшы бизәү» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Конкурста оешмалар, предприятиеләр, авыл җирлекләре, кече һәм урта эшмәкәрлек сәүдә объектлары, мәгариф учреждениеләре, районның торак йортлары катнашты.
 

Оешма-предприятиеләр арасында:

1нче урын – Кукмара металл савыт-сабалар заводы, «КукморЗерноТорг»;
2нче урын – «Инженерлык челтәре», район Пенсия фонды;
3нче урын – Кукмара газ хезмәте, янгын-коткару часте, Саклык банкы, тегү фабрикасы.

Эре бюджет оешмалары арасында:

1нче урын – район Мәдәният йорты;
2нче урын – үзәкләштерелгән китапханә;
3нче урын – район үзәк дәваханәсе.

Кече бюджет оешмалары арасында:

1нче урын – «Зилант» спорт мәктәбе;
2нче урын – «Галактика» балалар иҗат үзәге, Кукмара туган төбәкне өйрәнү музее.

Авыл җирлекләре арасында:

1нче урын – Ядегәр;
2нче урын – Янил, Байлангар;
3нче урын – Манзарас, Нырты, Лельвиж.

Кече һәм урта эшмәкәрлек сәүдә объектлары арасында:

1нче урын – «Юмарт» җәмгыяте;
2нче урын – шәхси эшмәкәр Кәрамов;
3нче урын – шәхси эшмәкәрләр: Фәтхуллина, Ибраһимова, Юнысов.

Кукмарада торак йорт һәм территорияләрне бизәүчеләр арасында:

1нче урын – Кукмарадан Яковлевлар гаиләсе;
2нче урын – Солтаншиннар гаиләсе;
3нче урын – Миннехуҗиннар гаиләсе.

Шәһәрнең мәгариф учреждениеләре арасында:

1нче урын – өченче урта мәктәп;
2нче урын – дүртенче урта мәктәп, беренче гимназия;
3нче урын – күппрофильле лицей.

Шәһәр балалар бакчалары арасында:

1нче урын – «Каенкай», «Йолдызлык», «Кояшкай»;
2нче урын – «Миләшкәй», «Ромашка», «Салават күпере»;
3нче урын – «Кыңгырау», «Ләйсән», «Гөрләвек», «Чулпан».
 

фото: Фәнил Мәрсетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев