Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында түбән бәядән фураж бирү программасы дәвам итә

Районда күп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга игътибар зур, ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам Ганиев.

Үткән ел район программасы ярдәмендә элеватордан арзанлы бәягә фураж сатып алган идек. Ул бик сыйфатлы булды, кыш буе малларга рәхәтләнеп ашаттык. Быел да әлеге программа эшләячәкме, шул сорауга җавап бирсәгез иде.

Андрей

Әлеге сорауга район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илһам ГАНИЕВ җавап бирә:

Районда  күп мал асраучы шәхси хуҗалыкларга игътибар зур, ел саен диярлек ярдәм йөзеннән яңа программалар барлыкка килә.
Инде  берничә ел рәттән өч һәм аннан күбрәк сыер асраган һәм пай җире авыл хуҗалыгы предприятиесендә булган шәхси хуҗалыкларга җәй көне арзанлы бәядән печән өләшенә. Ул халык өчен бик уңайлы, чөнки печәнне капка төбенә кадәр китереп бирү каралган. Бәясе дә фермер хуҗалыкларыныкына караганда арзанрак. Үткән ел барлыгы  2004 төргәк печән таратылды.
Әмма мал асрау өчен печән генә җитми, фуражы да кирәк. Ә өй шартларында тарттырылган онда терлек, кош-корт өчен кирәкле файдалы кушылмалар булмый. Шуңа күрә узган ел районда тагын бер программа булдырылды: элеватор   шәхси хуҗалыклар өчен барлык микроэлементлар белән баетылган, сыйфатлы фураж җитештерә башлады һәм халыкка бер килограммы 7 сумнан 503 тонна катнаш азык өләшенде. Мал хуҗалары аның файдасын күрде, канәгать калды. Шуңа күрә быел да әлеге программалар гамәлдә калачак. Бәяләре дә шул тирә булачак, дип торабыз. Хәзерге вакытта заявкалар җыю башланды.

 

фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев