Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында сугыш балаларына игътибарны арттыру планлаштырыла

Районда 1927-1945 елларда туган 3626 кеше яши.

Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына дәүләт тарафыннан күп төрле ярдәм чаралары каралган. Ә сугыш чорында туганнар, әтисез ятим үскәннәр игътибардан читтә калып килә. Бу хакта массакүләм мәгълүмат чараларында да күп сөйләнә.

Шуны искә алып, район Советында Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылау мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән җыелышта һәр авыл җирлегендә, оешма-предприятиеләрендә сугыш чоры балалары катнашында бәйрәм чаралары үткәрү кирәклеге турында сөйләшенде. Кукмара районында 1927-1945 елларда туган 3626 кеше яши.

«Берсе дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Чәй өстәлләре артында очрашу оештырып, аларга хөрмәт күрсәтергә кирәк», - дигән бурыч куйды район башлыгы Сергей Димитриев.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова да әлеге башлангычның бик урынлы булуын, аны республика масштабында уздырырга кирәклекне ассызыклады.

Район Мәдәният йортында сугыш чоры балалары катнашында чаралар үткәрү инде эш планына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk