Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында соңгы биш елда 43 гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча фатирлы булды

Бүгенге көндә әлеге программа кысаларында фатир алу өчен 54 кукмаралы чират көтә.

Торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән шактый гына программа эшләп килсә дә, иң кулае, мөгаен, социаль ипотекадыр. Саннарга күз салсак, 2013 елда – 30, 2014тә – 22, 2015тә – 23, 2017дә – 8, 2018дә – 1, 2020 елда 11 райондашыбыз әлеге программа буенча сафка баскан яңа йортларда өй туйлары уздырган.

«“Социаль ипотека” программасы Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды аша тормышка ашырыла. Аның төп максаты – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне өйле итү. Бүгенге көндә әлеге программа кысаларында фатир алу өчен 54 кукмаралы чират көтә. Программада катнашу өчен, ир белән хатынның законлы никахта торуы, аларның берсенең яше 35тән артмавы, шул исәптән, тәрбиядә бер яки берничә баласы булу шарт. Тулы булмаган гаиләләр, ягъни ялгыз бала тәрбияләүче, 35 яшькә кадәрге әти яисә әни кеше дә программа буенча торакка дәгъва кыла ала», - ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова.

Шактый гына озак чират көткәннән соң, узган ел якын дустым Рәзиләнең дә, ниһаять, үз өе булды. Ә инде яңа фатирны котлап, сабые туу исә, чын мәгънәсендә, куаныч өстенә куаныч өстәде.

«“Социаль ипотека” программасы буенча фатирны тиз генә бирмиләр бит ул, дип күңелемне кайтаручылар да булмады түгел. Әмма үз сүземдә нык торып, документларны кире алмадым. Ирем дә сабыр гына көтә бирде. Шөкер, исәпкә басканнан соң өч елдан яңа өйле булдык. Хәзер сөенеп бетә алмыйм, яңа - яңа инде ул», - ди ул.

Район үзәк дәваханәсендә программачы булып эшләүче Раниф Әгъләмовка да узган 2020 ел яңа фатир ачкычы алып килгән булган.

«Үз чиратымны биш ел көттем. Ул вакыт эчендә өйләнергә дә өлгердем. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, тормыш иптәшем Алия, кызларыбыз Мәрьям һәм Әминә белән яңа фатирда яшибез. Өебез бер генә бүлмәле булса да, иң мөһиме – үз почмагың. “Социаль ипотека” программасының яшь гаиләләр өчен уңай яклары шактый. Айлык кертемнәр дә берьюлы түгел, ә акрынлап үсә, аннары мөмкинлегеңнән чыгып, ипотеканы срогыннан алда да каплый аласың. Безнең ике балага да дәүләттән ике йөзәр мең сум акча күчте. Алар өстәлгәч, торак бәясе, әлбәттә, кимеде. Фатир ипотекасын тизрәк түләп бетереп, яңа йорт салу хыялы белән яшибез», - ди Раниф.

Баш белгеч Руфия Хәкимова сүзләренә караганда, исәпкә басу өчен программада катнашучының даими рәвештә Татарстанда пропискасы булуы, шунда яшәве һәм эшләве мөһим. Элегрәк бу мөмкинлектән бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә файдалана алса, хәзер оешманың хокукый-оештыру формасы каралмый. Торакка мохтаҗ дип расланган шәхси эшмәкәр һәм үзмәшгуль дә гариза яза ала. Һәр гаилә әгъзасы өчен торак мәйдан белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмаска, айлык керем күләме исә минималь яшәү минимумыннан югарырак булырга тиеш. Шулай ук гаиләнең федераль һәм республика программалары буенча алынган ипотекасына бурычлары булмау да - төп шартларның берсе.

Программада, иң беренче чиратта, конкурста килешү төзегән һәм торак бина бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос керткән гаиләләр катнаша. Исәпкә алынганнан соң яшь гаиләдә бала туган очракта, 200 мең сум күләмендә компенсация түләнә. Ә инде балага 3 яшь тулганнан соң, ана сертификатыннан файдаланырга мөмкин.

«Социаль ипотека»дан тыш, Россия Хөкүмәтенең 2020-2025 елларга исәпләнгән «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы да эшли. Анда катнашу өчен авыл җирендә яшәү һәм эшләү мөһим. Яшь чикләүләре юк. Әлеге программаның бер өлеше булган «Арендалы торак» программасы шулай ук бик кулай. Анда авыл җирлегендә даими яшәүчеләр, авылда хезмәт килешүе буенча эшләүчеләр яисә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылучылар яисә үз шәхси йорты булмыйча, даими рәвештә әти-әниләре белән яшәүчеләр дә катнаша ала.

2021 елда Кукмараның Гафиятуллин урамындагы күпфатирлы йорт төзелеше тәмамланачак.

«Социаль ипотека» программасы буенча шәһәрнең Маяковский урамында - дүрт катлы, Вахитов урамында коммерцияле өч катлы торак йортлар салу планлаштырыла.

2022 елның эш планына Эшчеләр тыкрыгы урамында 62 фатирлы, тугыз катлы йорт төзү кертелгән.

Программалар хакында тулырак белү, «Социаль ипотека» программасы буенча исәпкә басу өчен район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Хәкимова Руфия Тәлгать кызына (кабул итү көннәре: дүшәмбе, сишәмбе, җомга сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр, төшке ял сәгать 12.00дән сәгать 13.00гә кадәр) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эш телефоны: 2-60-55.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk