Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында программалар буенча юллар төзекләндерелә

«Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогында – «урак өсте».

Урамда эсселек, ә «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы егетләре көннәр буе кызу кояш астында эшләсәләр дә зарланмый, һава торышы белән бәйле тоткарлыклар булмаудан файдаланып калырга кирәк, ди алар. Әйе, аларда – «урак өсте».

Без «Татавтодор» җәмгыятенең «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогы начальнигы урынбасары Рөстәм Зарипов белән райондагы юллар төзелешен карап кайттык.

Рөстәм Зариповның сүзләренә караганда, көн саен иртә белән биш вахта машинасы, эшчеләрне алып, объектларга чыгып китә. Дүрт трактор, тагын дүрт кеше печән чапкыч җайланма белән юл кырыйларын үләннәрдән чистарта. Юл билгеләре, павильоннарны буяу да әлеге оешма хезмәткәрләренә йөкләнгән. Төзелеш бара торган урыннарга вакытлыча кисәтү тамгалары куелган, заманча техникалар, махсус эш формасы кигән юлчылар ерактан ук күзгә ташлана.

Байлангар юллары шомара

Байлангар авылы янындагы «Кукмара-Шәмәрдән» юлында мастер Ленар Газизов җитәкчелегендәге бригада күренде. Ул үзе Каенсар авылыннан. Әлеге оешмада эшли башлаганына унбер ел булган. Шуңа күрә тәҗрибәсе җитәрлек. Хәзерге вакытта монда асфальт җәю өчен җир өслеген әзерлиләр. Юл төзелешендә иң мәшәкатьле һәм озак башкарыла торган хезмәт тә - шул җир эше, дип аңлата Рөстәм Зарипов. Чөнки аны нормативларга туры килә торган итеп тигезләргә, тиешле урыннарга су торбалары салырга, комын, ташын җәяргә кирәк.

«Бу объектта эш узган ел башланып китеп, Байлангар авылы аша әйләнгеч юлның бер өлеше ясалды. Ә быел бирегә май башларында килдек. Беренче эш итеп,  юлга, җир өстенә якын итеп урнаштырылган, технологиягә туры килмәгән газ, электр, элемтә юлларын көйләдек. Бу эшләрне субподряд оешмалар ярдәмендә башкардык. Иң элек иске асфальтны сүтеп алдык, күз күремен яхшырту, юл һәлакәтләрен булдырмау максатыннан, таулы, бормаланып киткән урыннарны тигезрәк, уңайлырак итеп үзгәрттек. Кайбер җирдә хәтта юлны дүртәр метрга күтәртергә туры килде. Шулай ук начар балчык чистартылды, ныграк булсынга, туфракны известь белән болгатып салдык. Комны да су сиптереп таптатабыз», - дип сөйләде Ленар Газизов.

Әлеге участокта барлыгы 3 чакрым 300 метр юл салыначак. Анда өч торба куеп калдырачаклар. Хәзерге вакытта биредә унга якын техника хезмәт куя. Беренче көннәрдә эш каты булган - утызлап техниканы җәлеп итәргә туры килгән.

«Өч экскаватор гына бар иде, тагын өч бульдозер, икешәр каток, грейдер, КамАЗлар... Бу объектта эш киләсе елга да дәвам итәчәк, ул өч елга исәпләнгән. Быел ком, таш җәеп, җир эшләре башкарылачак, бер кат асфальт түшәләчәк. Машиналарга авыл эченнән түгел, ә зур юлдан йөрү мөмкинлеге булдырылачак. Алдагы елны икенче кат асфальт җәелеп, юл кырыйлары ясалачак, тукталыш урыннары, су агу өчен улаклар, дүрт урында - барлыгы ике чакрымга киртәләр (барьер) урнаштырылачак», - ди мастер.

Җир эшен бер бригада башкарса, асфальтны икенчеләре сала икән. Әйе, һәр эшнең үз остасы шул. Юлчыларның исәпләүләре буенча, әлеге участокны сентябрь аенда ачарга планлаштыралар. Егетләрнең барысына да афәрин, булдыралар, дип мактады мастер. 35 градус эссе көннәрдә дә иртәнге сәгать 7дән кичке сәгать 5кә кадәр бер туктамыйча эшләгәннәр. Кыш көне дә эш бетми егетләргә: иртән-иртүк авылларга чыгып китеп, юлларны кардан чистарталар.
Ниһаять...

Әйе, быел, ниһаять, Олыяз җирлегендә яшәүчеләр дә юлга кинәнгән. Без барганда, анда бу сезонга каралган соңгы эшләрне башкаралар иде. Асфальтның беренче катын җәюне төгәлләгәннәр, вакытлыча йөреп тору өчен ясалган юлны сүтеп, авыл хуҗалыгы җирләрен тәртипкә китерәләр иде. Әлеге участокта да икенче кат асфальт киләсе елга гына җәеләчәк, диделәр. Анда безне Алексей Платонов исемле яшь мастер каршы алды. Аңа 28 яшь, ул бирегә Янил авылыннан килеп эшли. Егет Кукмара аграр көллиятен, аннан соң читтән торып, Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаган. Биш ел бульдозер тракторын иярләгән, быел исә яңа вазыйфага билгеләгәннәр. Бу - әле аның беренче объекты.

«Һәр эшнең үз авырлыгы бар, тик әлеге вазыйфа күпкә җаваплырак, монда барысын да исәпләп, уйлап эш итәргә кирәк. Минем очракта тәҗрибә җитеп бетмәү дә үзен сиздерә. Кул астыңдагыларны да эшләтә белү сорала, аларның күбесе - әти яшендәге кешеләр. Бу объектны май башларында мастер Ленар Газизов белән башлап җибәрдек, ул бер атна тирәсе эшне оештырырга ярдәм итте. Ул вакытта бөтен техника шушы участокта иде. Эш барышында авыл халкы белән дә каршылыклар булмады, алар бары тик теләктәшлек күрсәтте», - диде ул.

Төзелеш «штабы»нда  

«Кукмара» участогында үзләренең әйләнә-тирә территорияләрен тәртипкә китерү, төзекләндерү эшләрен дә аксатмыйлар. Автотранспорт өчен җылы һәм салкын стоянкалар, административ-көнкүреш корпусы, ашханә реконструкцияләнә, салкын склад биналары һәм үлчәү төзелгән, производство базасы территориясе асфальтланган. Юл-төзелеш материалларының сыйфатын тикшерү белән шөгыльләнә торган лаборатория өчен дә яңа бина төзелеп, заманча җиһазлар урнаштырылган. Анда Айнур Мостафин җитәкчелегендә өч хезмәткәр эшли икән.

«2008-2011 елларда “Кукмара” юл төзелеш-ремонт участогы җитештерү базасы тулысынча реконструкцияләнде. Юл-төзелеш материалларын бушату өчен тимер юл тупигын урнаштыру буенча эшләр башкарылды. Төзелеш материалларын туплау өчен территориядә цемент-бетон мәйданчык булдырылды. Айрат Гыйлаҗев җитәкчелегендәге тимер юл тупигы республиканың өч муниципаль районы: Кукмара, Мамадыш, Саба районнарын юл-төзелеш материаллары белән тәэмин итә. 2011 елда сәгатенә 160 тонна асфальт җитештерә торган җайланма урнаштырылды. Бүгенге көнгә 516 мең тонна төрле асфальт-бетон катнашмалары җитештерелде. Мастер Алмаз Салихов җитәкчелегендә заводта сигез кеше эшли», - дип сөйләде Рөстәм Зарипов.

Участокның машина-трактор паркы план нигезендә яңартылып тора. Куәтле, заманча техникаларда эш рәтен белгән, тырыш, уңган эшчеләр хезмәт куя. Ядегәр авылыннан Ринат абый Шакирҗановның уңайлы, кондиционерлы трактор кабинасыннан чыгасы килмәсә дә, аның белән дә аралашу җаен таптык. Ул «Кукмара» юл төзелеш-ремонт участогында 2008 елдан бирле эшли. Аңа кадәр колхозда Т-150 тракторын иярләгән.

«Бирегә килгәч, башта МТЗ-82гә утырдым, монысы өченче тимер атым инде. Заманча техникаларны элеккеге тракторлар белән чагыштыра торган да түгел, бөтен уңайлыклар булдырылган: кабинада температураны көйләп була, бернинди чит тавыш, тузан керми, музыкасы уйнап тора. Җәй көне юл төзелешендә катнашам, кышын исә базада вак таш төяп торам. Объектларга вахта йөртә, хезмәт хакларын вакытында алабыз, бер дә зарланырлык түгел, Аллага шөкер», - диде ул.

Мастер Фәннур Галиәхмәтов җитәкчелегендәге бригада чокырлар ремонтлау, мастер Тәлгать Салихов бригадасы юллардагы ярыкларны ямау, ягъни санация эше белән шөгыльләнә, дип сөйләде Рөстәм Зарипов. Бүгенге көндә коллективта сезонлы эшчеләр белән бергә йөзгә якын кеше хезмәт куя икән. «Бездә барысы да - үз хезмәтенә җаваплы карый торган, тәҗрибәле, вакыт белән сыналган егетләр», - диде ул.

«Автомобиль юлларын реконструкцияләү федераль максатчан программа»сы буенча Кукмара-Шәмәрдән юлының 3 чакрым+300 метры реконструкцияләнә.

«Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» төбәк программасы буенча Өлге-Иске Юмья  автомобиль юлының 2,5 чакрымы ремонтлана.

«Автомобиль юлларын капиталь ремонтлау» программасы буенча Кукмара-Шәмәрдән-Олыяз юлының 2 чакрым+163 метры, Новотроицк-Татар Толлысы-Плаксиха юлының 3 чакрымы, Өлге-Совхоз Нырты юлының 1 чакрым+239 метры төзекләндерелә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев