Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Кукмара районында өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча кайнар линиягә 80гә якын шалтырату килгән

Нигездә, өлкән яшьтәге гражданнар азык-төлек, медикаментлар һәм СМС-пропуск алу өчен ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итә.

Өлкәннәргә ярдәм күрсәтү буенча «кайнар линия»дә эшләүче «Тылсым» үзәге белгечләре бүгенге көндә 80гә якын шалтырату кабул иткән. Бу хакта «Тылсым» социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Нурсөя Мөбарәкова хәбәр итте.

«Хәзерге вакытта «кайнар линия» телефонына 79 өлкән яшьтәге граждан мөрәҗәгать итте. Алар продуктлар, медикаментлар алып килергә һәм 2590 номерына дөрес итеп смс-код җибәрергә ярдәм итүебезне сорыйлар. Район авылларыннан да шалтыратулар килә. Аларның гозерләре авыл җирлекләре башлыкларына тапшырыла», - дип сөйләде Нурсөя Мөбарәкова.

Татарстанда коронавирус пандемиясе вакытында башлап җибәрелгән #БезБергә ярдәм  акциясе кысаларында Кукмара волонтерлары мохтаҗларга бушлай азык-төлек пакетларын тапшырдылар, алар битараф булмаган кешеләр көче белән әзерләнгән иде. Азык-төлек җыелмаларына чәй, макарон, ярмалар һәм башка азык-төлек продуктлары керә.

Исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге гражданнар 8 (84364) 2-84-37 «кайнар линия» телефоны буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.

фото: «Тылсым»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев