Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында коронавирус инфекциясе белән зарарлануның барлыгы биш очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә районыбызның 231 кешесе карантинда.

Яңа төр Covid-19 коронавирус инфекциясе бүгенге көнгә Кукмара районының барлыгы биш кешесендә ачыкланды. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«Бүгенге көндә районның барлыгы биш кешесендә коронавирус инфекциясе расланды. 1 марттан исәптә 410 кеше тора иде, шуларның 179ы исәптән төшерелде. 231 кешесе карантинда», - диде Руслан Димитриев.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына караганда, бүген республикада Covid-19 белән зарарлануның 65 яңа очрагы теркәлгән. Күрше Балтач һәм Саба районнарында коронавирус белән зарарлануның икешәр очрагы ачыкланган. 

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk