Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында халык җыеннары дәвам итә

Җыелышта эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру, ташландык фермаларны куллануга тапшыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды

Бүген Чарлы һәм Түбән Өскебаш җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелде.

Анда район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар катнашты. 

Җыелышта эшмәкәрлекне үстерүдә дәүләт программалары, җирлекләренең үсеш перспективалары, халыкны эш белән тәэмин итү, яшьләрне авылга тарту, авыл туризмы булдыру, ташландык фермаларны куллануга тапшыру һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды. 

Азактан актлар залында гомуми җыелыш үткәрелеп, һәр төркемдә туган сорауларга җаваплар бирелде, җирлек башлыкларының чыгышлары тыңланды. Әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрне аеруча сөт бәяләре, маршрут автобусларының йөреше, юллар ремонты, терлек асраучыларга каралган дәүләт ярдәмнәре һәм башка мәсьәләләр борчый.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk