Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында халык санын исәпкә алуда 109 теркәүче хезмәт күрсәтәчәк

Районда барлыгы 15 теркәү, 93 санау участогы эшләячәк.

15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр районда мөһим вакыйга - 10 елга бер тапкыр оештырыла торган Бөтенроссия халык санын исәпкә алу узачак. Ул ил халкының саны, мәшгульлеге, белем дәрәҗәсе, милли составы турында мәгълүматлар туплау өчен мөһим. Әлеге чарага әзерлек эшләре белән безне район дәүләт статистикасы бүлегенең баш белгеч-эксперты Эльмира Хафизова таныштырды.

«Районда 50 меңнән артык кеше исәпләнә. Без халык санын исәпкә алу кампаниясе барышында аларның һәммәсенең җавабын теркәргә тиеш. Кукмара районында 15 теркәү, 93 санау участогы эшләп, аларда Россия Эчке эшләр министрлыгы аша тикшерелгән, югары белемле 109 теркәүче хезмәт күрсәтәчәк. 16 кеше исә резервта тора. Әгәр сан алучы белән берәр хәл килеп чыкса, резервтагылар аны алыштыра алачак. Статистикларга хезмәт хакы түләнә, шулай ук аларның гомерләре дә иминиятләштерелә. Шәһәрдә стационар участоклар да булдырылды. Берсе – “Олимп” боз сараенда, икесе район Мәдәният йорты бинасында урнашкан. Хәзерге вакытта аларның барысы да тикшерелеп, әзерләп куелды. Әгәр кешенең  теләге булса, ул әлеге участокларга мөрәҗәгать итә ала. Күпфункцияле үзәктә дә бер инструктор эшләячәк. Шулай ук һәркем “Дәүләт хезмәтләре” порталына кереп, теркәлмәгән очракта – теркәлеп, анда “Халык санын алуны узарга” хезмәтен сайлый һәм интернет-исәпкә алуны үтә ала. Биредә электрон анкетаны үзең өчен генә түгел, ә гаилә әгъзаларына да тутырырга була. Әмма кеше җанисәп алуны кайда гына узса да, аңа сан алучылар мөрәҗәгать итеп: “Үзгәрешләр кертергә теләмисезме?” – дип сораячак. Кайсыдыр пунктны башка төрле итеп әйтергә теләүчеләр өчен сан алучыларга җавапларны яңадан теркәү хокукы бирелә», - ди баш белгеч-эксперт.

Эльмира Раиф кызы сүзләренә караганда, сан алучыларның һәркайсына паспортны күрсәткән очракта гамәлдә булган Росстатның таныклыгы, махсус экипировка – портфель һәм шарф кайткан.

«Теркәүче өйгә керә, исәнләшә, үзенең сорауларын бирә, җавапларны планшетта терки, саубуллаша һәм чыгып китә. 23 сорау кешенең шәхси мәгълүматлары: исем-фамилиясе, яше, никахта булу-булмавы, балалар саны, нинди милләткә каравы, кайсы телдә сөйләшүе һәм башкаларга, ә җидесе торак шартларына кагыла. Төгәлрәк әйткәндә, Русия хөкүмәте раслаган 30 сорауга җавап бирергә кирәк булачак. Кеше үзе ничек җавап бирә, теркәүчеләр шуны билгели. Анкетаның керем турындагы пунктында киң кулланылыштагы вариантлар:  эшмәкәрлек, үзмәшгульлек, пенсия, пособие һәм башкалар күрсәтеләчәк. Әмма шуны да билгеләп үтәргә кирәк: халык санын алу битендә керемнең күләме турындагы сорау юк. Статистикларны бары тик чыганак төре генә кызыксындыра. Шуны да искәртеп узыйм: сораштыручылар беркемнән дә документлар, паспорт мәгълүматлары сорамый. Халык санын исәпкә алу кампаниясе барышында алынган мәгълүматлар милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләгәндә, илнең демографик үсеш юлын билгеләгәндә файдаланылачак. Шуның өчен һәркем әлеге чараның мөһимлеген аңлап, үзе турында мәгълүматларны бирер дип ышанам», - ди ул.

Эльмира Хафизова белән авыл хуҗалыгы исәбен алу турында да сөйләштек.

«Авыл хуҗалыгы структурасында төгәл мәгълүматлар булдыру өчен ике сан алу арасында микроисәп алу үткәрелә. 1 августтан  30 августка кадәр Татарстанның авыл хуҗалыгы да әлеге чарада катнашты һәм анда беренчеләрдән булып планшет компьютерлар файдаланылды. Анкетада ун сорау иде. Кукмараның биш участогында биш теркәүче, ә авыл җирлекләрендә 27 исәпкә алучы эшләде. Алар бары тик шәхси хуҗалыкларга гына керде һәм планшеттагы программага җир кишәрлеге мәйданы, мал-туар, кош-корт, җимеш агачлары һәм куаклар, күпьеллык культуралар, куяннар, бал корты оялары турындагы мәгълүматларны теркәде. Ә инде авыл хуҗалыгы оешмалары, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар үзләре исәпкә алу битләрен тутырды һәм статистика бүлегенә тапшырды. Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алу кампаниясе вакытында шулай ук бернинди документлар соралмады, бары тик кешенең җаваплары гына язылды. Әлеге мәгълүматлар беркая таратылмый, алар илнең аграр секторындагы хәлгә нәтиҗә чыгару өчен кирәк», - ди Эльмира Хафизова.  

Фото: «Татар-информ» МА, архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk