Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында кавалерияче-чик сакчысы Андреев Михаил Степанович истәлегенә мемориаль такта ачылды

Анда район прокуроры Ришат Шакиров, Михаил Степановичның энекәше, районның ветеран чик сакчылары, мәктәп укытучылары, укучылар һәм башкалар катнашты

Хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган райондашыбыз, Көшкетбаш авылыннан Андреев Михаил Степанович истәлегенә Ядегәрдә мемориаль такта ачылды. Тантаналы чара әлеге кавалерияче-чик сакчысы укыган Ядегәр мәктәбендә узды.

Анда район прокуроры Ришат Шакиров, Михаил Степановичның энекәше, районның ветеран чик сакчылары, мәктәп укытучылары, укучылар һәм башкалар катнашты.

- 28 майда Чик буе гаскәрләре көне билгеләп үтелә. Кукмара районыннан гына да 700дән артык кеше чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән. Ә хәрби хезмәтен үтәгәндә һәлак булган бердәнбер кешенең безнең районныкы булуы әле күптән түгел генә ачыкланды, - диде Ришат Шакиров. - Туганнары, чик сакчылары ветераннары инициативасы белән кавалерияче-чик сакчысы истәлегенә мемориаль такта ачарга булдык. Бу без күрсәтә алган хөрмәтнең кечкенә бер өлеше генә.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk