Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Качмануда суга чуму өчен өч бәке ясалачак

Иминлекне тәэмин итү өчен билгеләнгән вакытларда гына су керү сорала

Христиан дине вәкилләре 19 гыйнварда Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Электән килгән гадәт буенча бәйрәмгә каршы көнне чиркәүләрдә гыйбадәт кылу һәм суны изгеләндерү йолалары башкарыла, коену өчен елга-күлләр өстенә бәке ясала. Ә инде Качману көнне чиркәүдән изгеләндереп алып кайткан су сихри көчкә ия икән. Шулай ук бәйрәмдә бәкегә төшеп су коенсаң, гөнаһлардан арынасың, күңелең чистарына, бик күп төрле чирләрдән дәва аласың, дигән ышану да яши.

Районда быел Качмануда суга чуму өчен Югары Чура, Лубян, Нырья авылларында махсус бәкеләр ясалачак. Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, Нырьяда су коену 18 гыйнварда сәгать 21.00дә башлана, 19 гыйнварда сәгать 03.00дә төгәлләнә. Югары Чура һәм Лубяннарда суга керү вакыты - 19 гыйнварда 08.00-12.00 сәгатьләрдә. Иминлекне тәэмин итү өчен нәкъ менә шул вакытларда гына су керү сорала.

фото: архив

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk