Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында илкүләм проект буенча модульле ФАП ачылды

Яңа ФАП Аш.Буҗи авылы халкына хезмәт күрсәтәчәк.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында бүген Кукмара районының Аш.Буҗи авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты үзенең ишекләрен ачты.

Бәйрәм тантанасында райн башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Хәлиев, Зур Сәрдек авыл җирлеге башлыгы Фәннис Фәттахов, авыл халкы катнашты.

«Без республика программаларында һәм шул исәптән федераль проектларда да бик теләп катнашабыз. Бүген ачыла торган ФАП та илкүләм проект буенча сафка басты. Авылдагы иң кирәкле социаль объектларның берсе ул. Биредә бар мөмкинлекләр дә тудырылган. ФАПка авырып түгел, ә профилактика өчен генә йөрергә язсын», - дип билгеләп узды Сергей Димитриев үзенең чыгышында.

Баш табиб Равил Хәлиев сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр районда барлыгы 13 яңа ФАП ачылган булган. Аш.Буҗидагы медпункт исә - ундүртенче. «Республика программасы буенча Пчеловод авылында да яңа ФАП төзибез. Шулай ук Ядегәрдә дә табиб амбулаториясе ачасы бар», - диде Равил Хәлиев.

Авыл халкына әле быел гына Можга медицина көллиятен тәмамлаган яшь кыз Эльвира Биктимерова хезмәт күрсәтә.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk