Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның дүрт очрагы ачыкланган

Республикада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның 71 яңа очрагы теркәлгән.

Кукмара районында бер тәүлектә 4 кешедә Covid-19 коронавирус инфекциясе теркәлгән.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына караганда, бүген республикада Covid-19 белән зарарлануның 71 яңа очрагы теркәлгән.

28 кеше - стационарда, 43 кеше өй шартларында дәвалана. 5 очрак читтән кертелгән, ә 66сы элемтә аша йоктырылган.

Инфекцияле кешеләр аеруча Казанда күп ачыкланган – 36 кеше. Яр Чаллыда – унбер, Түбән Кама һәм Кукмара районнарында – дүртәр, Биектауда - өч, Буа, Сарман, Әтнә районнарында - ике, Чүпрәле, Тукай, Алабуга, Теләче, Яшел Үзән, Чирмешән һәм Аксубай районнарында берәр очрак ачыкланган.

Терелгәннән соң хастаханәләрдән 88 кеше чыгарылган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев