Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның беренче очрагы ачыкланган

Бүгенге көндә районыбыз кешесенең гаиләсе карантинда.

Кукмарада коронавирус инфекциясе белән зарарлануның беренче очрагы ачыкланды. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

«Районыбызның авыл җирлегендә яшәүче бер кешенең Covid-19 белән зарарлануы ачыкланды. Билгеле булганча, ул вахта методы белән Мәскәүдә эшләгән. Ул инде авырган. Хәзер аның бар гаиләсе өйләрендә карантинда. Район буенча 71 кеше күзәтү астында», - ди Руслан Димитриев.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына караганда, бүген республикада Covid-19 белән зарарлануның 50 яңа очрагы теркәлгән.

Күрше Мамадыш, Балтач районнарында коронавирус белән зарарлануның берәр очрагы ачыкланган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев