Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында быел 137 исерек шофер йөртү таныклыгыннан колак каккан

Исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыручылар арасында ир-егетләр генә түгел, гүзәл затларыбыз да бар

137 исерек! Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Кукмарада әнә шулкадәр исерек шофер тоткарланган. Шунысы кызганыч: исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыручылар арасында ир-егетләр генә түгел, гүзәл затларыбыз да бар. 

Исерек шофер – афәт чыганагы, дип юкка гына әйтмиләр. Үзләренекен генә түгел, юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләрнең дә гомерен куркыныч астына куя бит алар. Статистика мәгълүматларына күз салсак, юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе нәкъ менә кәеф-сафа корып руль белән идарә итүчеләр аркасында килеп чыга икән. Кемдер, юлның каршы як полосасына чыгып, икенче автомобильгә бәрелә, кемдер җәяүленең гомерен өзә, тиешле тизлекне, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмавы нәтиҗәсендә юл читенә төшеп каплана...

- Кагыйдәләрне үтәмәүчеләрне, исерек шоферларны ачыклау максатында без һәрдаим рейдлар уздырабыз, - ди вакытлыча ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы Сергей Егоров. - Нәтиҗәләр күп вакыт бер дә сөенерлек булмый. Быел 137 исерек шоферның йөртү таныклыгыннан колак кагуы да – моңа бер мисал. 69 кеше – исерек хәлдә автомобиль йөрткәне, 32 шофер – медицина тикшеренүе узудан баш тартканы, 6 кеше – машина рулен икенче бер исереккә тапшырганы, 27 шофер йөртү таныклыгы булмаган хәлдә исерек килеш транспорт руле артына утырганы өчен җәзага тартылды. Шулай ук юл-транспорт фаҗигасе булганнан соң, инспекторлар килгәнче, шешәгә үрелгән өч райондашыбыз да йөртү таныклыгыннан колак какты. Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк: транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш кабат исерткеч эчемлек кулланган хәлдә машина йөртүчеләргә закон таләпләре аеруча катгый - җинаять җаваплылыгына тарту каралган. Транспорт йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүчеләр 1,5 елдан соң аны алган очракта да бер ел эчендә кабат исерек килеш инспекторларга эләгә, медицина тикшеренүе узудан баш тарта икән, ул кеше җинаять җаваплылыгына тартыла. Быел 21 кукмаралы шул сәбәпле суд каршына басты. Аларга ике елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү, мәҗбүри эш яисә 200-300 мең сум күләмендә штраф яный. 

ЮХИДИ хезмәткәре Сергей Егоров сүзләренчә, инспекторларның саллы кисәтүләренә колак салмаган, закон таләпләрен бар дип тә белмәгән өч райондашыбыз, бүгенге көндә ирегеннән мәхрүм ителеп, төрмәдә утыра икән. Шуларның берсе – 28 яшьлек ир-егет. Ул инспекторлар тарафыннан быелның 25 мартында Кукмараның Ленин урамында тоткарлана. Исерек шофер әлеге урам буенча төнге сәгать өчләр тирәсендә ВАЗ-21074 автомобилендә хәрәкәт итә. Тикшерү барышында бу ирнең узган ел җәмәгать суды тарафыннан өч айга ирегеннән мәхрүм ителгән булуы ачыклана. Дәваханәдә уздырылган медицина тикшеренүе барышында аның организмында 0,306 миллиграмм литр күләмендә этил спирты табыла. Бер тапкыр авызың пешкәч, өреп кабасы да бит... Исерек ул турыда уйлый димени!?

Кәеф-сафа корганнан соң транспорт руле артына утырганнар арасында хатын-кызлар да булуы аеруча күңелле хәл түгел. Аларның юлларда һәрчак игътибарлы булулары, кагыйдәләрне төгәл үтәүләрен сөйләп гадәтләнгәнгәме, исемлектә бер-бер артлы тезелеп киткән гүзәл затларның фамилияләрен күреп, йөрәк сыкрап куя. Кая бара бу дөнья!?    

- Кайберләре ир-егетләрдән бер дә калышмый, - дип сүзен дәвам итә Сергей Егоров. – Быелның 14 апрелендә иртәнге сәгатьләрдә шәһәребезнең Восточная урамында ВАЗ-2114 автомобилендә төнге кәефләнүдән соң айнып җитмәгән гүзәл затны тоткарларга туры килде. Әлеге ханымның юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмавы нәтиҗәсендә шактый күп тапкырлар штрафка тартылуы да ачыкланды. “Штрафларымның барысы да түләнгән. Мин исерек түгел. Туган көндә идем. Дөресен әйтәм, бераз каптым, иртә беләнгә аның зыяны калмый бит”, - дип акланды ул. Алкоголь куллану билгеләре булган әлеге шофер, медицина тикшеренүе узудан баш тартып, беркетмәгә имзасын куйды. Аңа 1,5 елга йөртү таныклыгы белән хушлашырга һәм 30 мең сум штраф түләргә туры килде. 

Билгеле булганча, юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафны 20 тәүлек эчендә түләсәң, 50 процент ташлама ясала. Әмма бу канун исерек шоферларга кагылмый – алар штраф суммасын тулысынча түли! 

Санкцияләр исә мондый:

Россия Федерациясенең Административ  хокук бозулар турында Кодексының 12.8 маддәсе, 1нче бүлеге, 2нче бүлеге (исерек хәлдә рульгә утыру, транспорт белән идарә итүне салмыш кешегә тапшыру), 12.27 маддәсенең 3нче бүлеге нигезендә (юл фаҗигасеннән соң инспектор килгәнче спиртлы эчемлек куллану) административ җаваплылыкка тартылучылар 1,5-2 елга кадәр йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә, 30 мең сум штраф түли. Кодексның 12.26 маддәсе, 2нче бүлеге, 12.8 маддәсе, 3нче бүлеге буенча (медицина тикшеренүе узудан баш тарту, исерек хәлдә йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт йөртү) 30 мең сум штраф яисә 10-15 тәүлеккә кадәр тоткарлану каралган. Әгәр шофер I һәм II төркем инвалид яисә аның кечкенә баласы бар икән, аңа тоткарлану түгел, ә штраф яный.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X