Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында башкарылган төзелешләр – халык контролендә

Районыбызның “Мәгариф”, “Демография”, “Имин һәм сыйфатлы юллар”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәдәният” кебек илкүләм проектларда катнашуын хәбәр иткән идек инде. “Демография” проекты “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү”, “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру”, “Халык сәламәтлеген ныгыту”, “Өлкән буын”, “Спорт – тормыш нормасы” кебек федераль проектларны үз эченә ала.

Районыбызның “Мәгариф”, “Демография”, “Имин һәм сыйфатлы юллар”, “Сәламәтлек саклау”, “Мәдәният” кебек илкүләм проектларда катнашуын хәбәр иткән идек инде. “Демография” проекты “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү”, “Хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү – өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру”, “Халык сәламәтлеген ныгыту”, “Өлкән буын”, “Спорт – тормыш нормасы” кебек федераль проектларны үз эченә ала. Аның төп максатлары булып, дөньяга килүчеләрнең санын арттыру, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга чакыру, халык санының тотрыклы табигый үсешен тәэмин итү, эшкә яраклы яшьтәгеләрнең үлем санын киметү тора.

“Демография” проекты кысаларында Кукмарада “Хезмәт һәм оборонага әзер” Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексына әзерлек йөзеннән кече спорт мәйданчыклары булдыру өчен спорт-технологик җайланмалары сатып алу каралган.

- Бүгенге көндә районда 167 спорт корылмасы исәпләнә. Шуларның 25е – футбол, 4се – волейбол кыры, 16сы - балалар уен мәйданчыгы. Универсаль мәйданчыклар саны – 15. Халыкны физик тәрбия һәм спортка тарту өчен быел Урта Комар һәм Түбән Үрәс авылларында универсаль мәйданчыклар төзелә, - дип хәбәр итте район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Алмаз Галәветдинов. - Мәйданчыкларның саны арту бик яхшы. Чөнки кайсы гына спорт мәйданчыгын алма, анда балалар һәм яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә бик теләп шөгыльләнә. Кемдер футбол, волейбол уйный, ә кемдер тренажерларны үз итә. Начар гадәтләрдән арыну, сәламәтлекне беренче урынга кую өчен бер этәргеч тә әле ул мәйданчык.

Районыбызда тиздән тагын бер заманча спорт залы сафка басачак, дигән сөенечле хәбәр дә халык арасында яшен тизлегендә таралды. Шулай булмый ни?! Мәйданы буенча көннән-көн зурайган, үскән шәһәр өчен “Зилант” һәм “Ялкын” спорткомплекслары гына бик кечкенә бит. Яңа бина исә шәһәрнең өченче мәктәп микрорайоны - Академик Королев урамында булыр, дип планлаштырыла. Төзелеш эшләре 2019 елның ахырында башланачак икән. 

Республика программасы кысаларында ел саен балалар бакчалары төзекләндерелә. Соңгы ике елда “Кыңгырау”, “Гөрләвек”, “Салават күпере” үзенең икенче яшьлеген кичергән булса, быел чират шәһәрнең дүртенче номерлы “Ләйсән” балалар бакчасына җиткән. Биредә тулы көченә капиталь төзекләндерү эшләре бара. Бакча мөдире Миләүшә Шаһабиева сүзләренә караганда, бина бик начар хәлдә булган.

- Эш башлануга сөенеп бетә алмадык. Бүгенге көнгә алты төркемнең дүртесе тулысынча яңартылды, су, канализация, җылылык системасы, тәрәзә-ишекләр алыштырылды, түбә яңадан ясалды, бина тышланды, ишегалдына брусчатка түшәлде. Хәзерге вакытта аш-су блогында һәм калган төркемнәрдә эш бара. Шулай ук киртәләрне бераз күчереп, автомобильләр кую урыны да ясарга телибез, - ди мөдир. – “Домострой” төзелеш җәмгыяте егет-кызлары үз эшләрен җиренә җиткереп, чын күңелдән башкаралар. Ремонт эшләрен август ахырына төгәлләп, сентябрьгә балаларны кабул итәргә планлаштырабыз.

Әлеге проектларны тормышка ашыруга “Бердәм Россия” партиясе дә өлеш кертә - төзелешләрнең барышын контрольдә тота. Партия фракциясе башлангычы белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Эшче төркем төзелде. Илкүләм проект кысаларында объектларның төзелеше һәм реконструкцияләр барышын контрольдә тоту өчен район халкы да җәлеп ителә. Теләге булган һәркем төзелеп килүче объектларның фоторәсемнәрен Фотоконтроль акциясен оештыручыларның электрон адресына (np.photomat@yandex.ru) юллый ала. Алга таба фотосурәтләр белән VMESTE.TATAR сайтының интернет-порталында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk