Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында бары тик Киндеркүл авылы янындагы сулык кына коену өчен яраклы

Районыбыз территориясендә барлыгы 36 сусаклагыч исәпләнә, аларның барысы да – авыл җирлекләрендә.

Менә, ичмасам, чын җәй дияргә була быелгы июльне. Айның уртасына кадәр кыздырып күрсәтте бит! Кайбер көннәрдә термометрда терекөмеш баганасы хәтта 40 градуска кадәр күтәрелде. Күләгәдә бит әле бу!
Өйләрдә бөркү, тын алыр хәл юк, ишек-тәрәзәне ачып куйсаң да, чебен-черкидән башка җилнең әсәре дә керми. 2010 елгы җәй кабатлана бугай, ниләр күрербез инде, дип хафага төшүчеләр дә аз булмады. Әмма, Ходайның рәхмәте белән, бу арада көн бераз сүрәнләнде, яңгырлар явып узгач, вакытыннан алда сары иңә башлаган табигать тә кабат үз төсен алды, кешеләрнең дә кәефләре күтәрелеп китте...
Тик менә җылы, матур көннәр көтелмәгән бәла-казалар да алып килә шул. Татарстанда быел суга батып үлүчеләрнең саны бермә-бер арткан. Иң кызганычы: вакытсыз гомерләре өзелгәннәр арасында кечкенә балалар, яшүсмерләр дә бар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кукмара районы бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел районыбыз сулыкларында 1949 елгы Югары Күзмис авылы кешесе һәм 1999 елгы Аш-Буҗи егете һәлак булган.
- Районыбыз территориясендә барлыгы 36 сусаклагыч исәпләнә, аларның барысы да – авыл җирлекләрендә. Кукмарада бары тик Киндеркүл авылы янындагы сулык кына коену өчен яраклы. Анда иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать тугызга кадәр коткаручылар кизү тора. Ә калган буаларның берсендә дә суга керергә ярамый, - ди Кукмара районы Гадәттән тыш хәлләр бүлеге начальнигы урынбасары Газинур Хаев. – Сулыкларның һәрберсе янына да: “Коену һәм машиналар юу тыела!” - дигән махсус мәгълүмати такта куелган. Без район хакимияте, иреклеләр отряды вәкилләре, полиция хезмәткәрләре белән берлектә даими рәвештә рейдлар уздырабыз, халык арасында аңлату әңгәмәләре үткәрәбез. Әмма кайберәүләр кисәтүләрне колак аша уздыра бирә, суның чистамы, анда коенуның сәламәтлек өчен зыянлы түгелме икәнен уйлап та карамый. Махсус җиһазландырылмаган, таныш булмаган сулыкларда коенырга, берьялгызың гына су керенергә барырга, исерткеч эчемлекләр кулланып суга керергә, моторлы, җилкәнле көймәләр янына йөзеп барырга, бер-береңне ярдан төртеп төшерергә, хәлдән тайганчы һәм арыганчы йөзәргә, балаларны күзәтүчесез калдырырга ярамый! Тиешле таләпләрне бозучыларга административ комиссия тарафыннан беркетмәләр төзелә. Аерым гражданнарга – 1000-1500, вазыйфаи затларга – 4000-5000, юридик затларга 40000-50000 сумга кадәр штраф яный.
...Эссе челләдә штрафлар турында уйлап тормыйбыз, күңел үзеннән-үзе елга-күл буйларына тартыла шул. Үрәсбаш авылы уртасындагы һәм Иске Оча авылы янындагы буалардан да иртә яздан халык өзелми. Беркөнне без дә Түбән Үрәс җирлегенә керүче әлеге буалар янында булып, табигатькә хозурланып кайттык. Үрәсбашта балык тотучылар аеруча күп, су коенучылар, палаткалар корып, учак ягып ял итеп утыручылар да очрады.
 - Әлеге күлдә балык яхшы эләгә. Ял туры килүгә, берәр дустымны алам да, кармакларны эләктереп, Үрәсбашка китәбез. Авыл һавасын сулап, үз уйларыбызга бирелеп, рәхәтләнеп утырабыз яр буенда, - ди Кукмарада яшәүче Алсу исемле дустым. – Махсус җиһазландырылмаган булгач, суында коену гына куркыта. Өстәвенә каз-үрдәкләр йөзеп йөри. Чир ияртеп кайтуың да бик ихтимал.
Әгәр махсус күзәтеп карап торсаң, нинди генә машиналарда, кемнәр генә килми анда! Кукмаралылар гына түгел, Киров өлкәсе кешеләре дә үз итә безнең якларны. Авыл урамына “очып” диярлек керәләр дә төн җиткәч кенә таралышалар. Тик менә күбесе чүп-чар өемнәрен генә җыештырып китә белми. Пластик һәм пыяла шешәләр, яшелчә, җиләк-җимеш калдыклары – барысы да җирдә чәчелеп ята, целлофан пакетлар, туңдырма, татлы су, шоколад каплары җил белән тирә-юньгә тарала. Ашап-эчкәч, чүпләрне бер пакетка тутырып машинага салсаң, икенче килүеңдә чиста була да бит...
Үземнең иң курыкканым: балаларын утыртып моторлы көймәдә җилдерүчеләр. Күбесенең коткару жилетлары юк. Бер мизгелгә генә көймә читкә тайпылса да, су төбенә китүең бар бит. Әнә моннан берничә атна элек кенә Кама елгасында булган фаҗигане искә төшерик. Балалары, дуслары белән табигать кочагына ял итәргә чыгучылар көймәдә йөрергә була. Әмма ярдан 300 метр ераклыкта көймә каплана, һәм андагы бар кеше суга төшә. Кечкенә кызы белән хатынын коткару өчен аларны тотып торган 32 яшьлек ирнең гомерен, кызганыч, саклап кала алмыйлар. Япь-яшь хатын – парсыз, ә берсеннән-берсе кечкенә өч бала әтисез кала. Бәла аяк астында шул. Мондый хәлләр минем белән килеп чыкмас, дип, берәү дә әйтә алмый. Шуның өчен суга кергәнче үк иминлек турында кайгыртсак иде.
Фото Лилия НУРГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk