Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 82 кеше карантинда

Коронавирус инфекциясе белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады.

Бүгенге көндә Кукмара районында 82 кеше карантинда. Коронавирус инфекциясе белән зарарлануның яңа очраклары ачыкланмады. Бу турыда район үзәк дәваханәсенең баш табиб урынбасары Руслан Димитриев хәбәр итте.

Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб мәгълүматларына караганда, бүген республикада Covid-19 белән зарарлануның 75 яңа очрагы теркәлгән.

Иң күп зарарланучылар Казанда – 35 кеше. Лаеш районында – 11, Питрәч районында – алты, ә Яр Чаллыда 4 яңа очрак теркәлгән.

Әгерҗе, Арча, Баулы, Буа, Биектау, Чүпрәле һәм Тәтеш районнарында - берәр авыручы. Аксубай районында – ике, Сарманда – өч, Түбән Кама районында 7 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев