Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 60 ел бергә гомер кичергән парлар үзләренең гаилә серләрен ачты

Әсән-Елгада яшәүче Габделхәевлар - авылдагы иң матур һәм үрнәк парларның берсе.

...Люцияне урлаганнар. Әлеге хәбәр Арпаяз авылында яшен тизлегендә тарала. Сорауларның иге-чиге юк: кем, кайда, ничек... «Кайсысы безнең авыл кызын урлап китәргә җөрьәт итте икән, бигрәк яшь бит әле ул», - дип, йодрык төйнәүчеләр дә, «Эх, үзебездә генә калдыра алмадык шул...» - дип офтанучылар да шактый күп була ул көнне.

Әсән-Елга егете Габделхак белән Люциянең бер-берсенә булган мәхәббәтен белгәннәр егет белән кызның кавышуына ихлас сөенә.

«Аларга караган саен: “Нинди матур пар”, - дип, гел соклана идек. Габделхак үзенең акыллы, тәртипле, җор телле булуы белән дустыбыз күңелен җәлеп итсә, Люциягә тырышлык, чибәрлек һәм зирәклекне Ходай мулдан биргән иде. Аларның кич белән кулга-кул тотынып клубка чыгулары, яшьләрнең уенлыктагы җыр-биюләре бүгенгедәй күз алдымда. Ул чагында яшьләрнең бергә кушылуына бездән дә күбрәк шатланучы булмагандыр. Шөкер, бик матур яшәделәр, гомер көзеннән дә тигез булып салмак кына атлап баралар», - ди Люция ханымның Арпаязда яшәүче авылдашы Камәрбану апа Нургаянова.

Сүзне берничә ай элек үзләренең бриллиант туйларын – бергә тормыш корып яшәүләренә 60 ел тулуын билгеләп узган Люция һәм Габделхак Габделхәевларга бирик.

«Кичке уен таныштырды безне, - дип, ирен чите белән генә елмая Люция апа. – Клубка күрше авыл егетләре шактый күп килә иде. Шаярасың, уйныйсың, рәхәтләнеп көләсең инде яшь чакта. Арпаязда да мине ошатып йөрүче егетләр булмады түгел, тик менә күңел никтер Габделхакны сайлады. Бераз очрашып йөргәч, тәкъдим ясады. Инде хәзер әнигә бу турыда ничек әйтергә? Аның: “Кияү качмый ул, укырга кирәк”, - дигән сүзләре искә төште дә тәмам кайгыра башладым. Уйлаша торгач, урларга булды ул мине. Алдан сөйләшенгәнчә, Нурания исемле дустым клубка чыгу сылтавы белән өйдән кереп алды да, Габделхакның кашовкасына утырып китеп тә бардык. Икенче көнне авылдан бер бабайны: “Кызыгыз бездә”, - дип әйтергә Арпаязга җибәрделәр. Шул арада бригадир булып эшләүче Габдулла абый белән әни килеп җитмәсенме?! Капка төбендә боларны колхоз рәисе Салих абый Баһавиев күргән дә: “Бер-берсен яраткан парны аермагыз, барыбер кире кайтачак бит ул сөйгәне янына”, - дип кайтарып җибәргән. Шулай итеп, мин Әсән-Елгада яшәп калдым. Никах укыттык, бераздан әни дә үпкәсен онытты. Яши-яши, Габделхак аның өчен иң яраткан, хөрмәт иткән кияве булды, соңгы юлга да үзебездән озаттык».

Ә менә Габделхак абый гаиләсе укытучы кызын ничек кабул итте икән соң?

«Мин әнигә бердәнбер малай бит, шуның өчен борчылды инде. “И-и-и улым, иркәдер, эш рәте белмидер бу кыз. Ни хәлләр итеп тормыш алып барырсың инде моның белән?” - ди берсендә. Әмма Люциям, беренче көнне үк үзенең эшкә батыр икәнен күрсәтеп, әнинең шик-шөбһәләрен юкка чыгарды. 36 ел буе гел бергә булдылар, әни – килененнән, хатыным кайнанасыннан зарлануны белмәде. 1960 елда өйләндем, бергәләп җәйгә яңа йорт тергезеп кердек, ел ахырында кызыбыз туды», - ди Габделхак абый.  

Люция апа гомер буе авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыткан әнисе Нисага бердәнбер кыз була. Әтисен исә бөтенләй диярлек хәтерләми, яшьләй сугышка китә дә шуннан әйләнеп кайтмый.

«Пычак мәктәбендә җиденчене тәмамлагач, Кукмарага китеп бер ел укыдым да, әнинең үгетләвенә карамастан, авыл фермасына эшкә кайттым. Ул вакытта эшче көчләр күп кирәк бит: шуның өчен яшь дип тормадылар, иң элек малларга бәрәңге пешерү бурычын йөкләделәр, аннары савымчы итеп билгеләделәр. Һәр кешегә 15әр сыер туры килә иде. Эш сәгате иртәнге сәгать дүрттә башлана. Таңнан торып фермага бару җиңел булмаса да, сынатмадым, өйгә кайтып та зарланмадым. Кияүгә чыккач та, 12 ел фермада сыерлар саудым. Аннары терлекләргә азык тутырдым. Сенаж чокырына салынган яшел үләннәрне балта белән көннәр буе чаба һәм ат арбасына төйи идек. Таналар һәм бозаулар бүлегендә дә эшләргә туры килде. Бозауларга сөт ташып эчертү, вагонетка белән тирес чыгаруларның хатын-кыз өчен нинди газап булуын үзебез генә белә идек. Пенсиягә чыкканчы фермадан китмәдем, хезмәтем өчен бронза медаль белән дә бүләкләндем. Күп еллар таякка эшләргә туры килде. Беренче декрет акчасы – 150 сумны да 1967 елгы балам тугач кына алдым», - ди ул.

Габделхак абыйның хезмәт кенәгәсе шулай ук бик иртә, 1949 елдан ук башлана. Иң элек үгез белән басу-кырларны сукалау, аннары атлар белән урманнан агач чыгару, колхозга ашлык, ягулык ташу... әле ныгып та өлгермәгән егет боларның берсеннән дә читтә калмый.

«Бик авыр тормышта яшәдек. Кышкы салкыннарда өйгә ягарга булмагач, өчәр-дүртәр гаилә колхоз өендә куна идек. Ашарга такы-токы, кием-салым ягы да чамалы. Кечкенәдән авыр эштә бил бөккәнгә, безнең буын нык булды. Кичке мәктәптә машина йөртү таныклыгы алгач, колхозга шофер булып урнаштым. Төрле елларда ферма мөдире, бригадир да булып эшләдем. Хуҗалык комплекслы бригада булып оешкач, колхозга яңа төр техникалар кайта башлады, шулай ук ул елларда яхшы гына хезмәт хаклары да алынды. 1995 елда Люция дә, мин дә лаеклы ялга чыктык», - ди гаилә башлыгы.

...Мәхәббәт яшәтә, яшәртә, дип юкка гына әйтмиләр. Люция апа белән Габделхак абыйга да күз тимәсен. Тугызынчы дистә белән баручы әби-бабай дип һич кенә дә әйтмәссең үзләрен.

«Аллага шөкер, дүрт балага гомер бирдек, укыттык. Бүгенге көндә барысы да үз гаиләләре белән яшиләр. Раузалия, Миннерахман, Гүзәлия авылда төпләнделәр, ә төпчегебез Нурия Апас районында гомер итә. Тугыз оныгыбыз, унбер оныкчыгыбыз бар. Балалар бергә җыйналганда, өебез гөрләп тора. 60 елның узганы сизелмәде дә. Бер-беребезгә юл куйдык, тавыш-гауганың нәрсә икәнен дә белмәдек. Яшьләргә әйтер сүзебез шул: гомер ул тиз үтә, тигезлекнең кадерен, рәхәтен белеп калыгыз. Аннары парлы булу гына түгел, аңлашып яшәү кирәклеген дә онытмагыз!» - ди алар.

Бриллиант туй ияләре төп йортта бердәнбер улларының гаиләсе белән бәхетле картлык кичерә. Урыннары түрдән. Йомшак караватта күпертелгән мендәрләргә кырын ятып телевизор карыйсыңмы, газета-журнал укыйсыңмы, телефоннан гәпләшеп аласыңмы – өлкәннәр бүлмәсендә бар уңайлык та тудырылган. «Инде үзебез әби-бабай булсак та, әти-әни исән чагында без - һаман йомырка эчендәге сары. Яшәсеннәр иде әле. Алар безгә бик кирәк», - ди балалары.

Сүз уңаеннан: Миннерахман абый да хатынын 1988 елда Шепшеңәр авылыннан урлап кайткан булган. 32 ел кайнана-кайната белән яшәгән Минзилә апа:

«Әти белән әни мине беренче көнне үк үз кызлары шикелле кабул иттеләр, какмадылар, сукмадылар. Хәзер дә, Аллага шөкер, бик яхшы яшибез. Әни белән фермага эшкә йөрдек, кайткач, өйдәге терлекләрне дә бергәләп карый идек. Бар эшкә дә аннан өйрәндем. Хәзер дә әни тәмле итеп ашлар пешерә, әтинең карамагында исә тавык-чебеш, эт һәм песиләр. Бүгенге тормышыбызга шөкрана кылам. Ходай бәхетебезне генә күпсенә күрмәсен, тулы килеш сакласын иде!» - ди ул.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев