Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында 2020 елда 272 пар гаилә корса, 97 пар аерылышкан

Бүгенге көндә гаилә таркалуның төп сәбәпләре: эш, торыр урын булмау, акча җитмәү, ди ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре.

Кукмара районында 2020 елда 272 пар гаилә корса, 97 пар аерылышкан. Бу – бик аяныч хәл, теркәлгән гаиләләрнең 36 проценты җимерелгән, дигән сүз.    

Гаилә – ил терәге, диелә халык мәкалендә. Әгәр ул тату, бербөтен икән, җәмгыять тә нык, дигән сүз. Әмма соңгы вакытта ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр тиз уала торган пыяла кыйпылчыгын хәтерләтә. Ялгыш-ярым әйтелгән сүз, уйланылмыйча кылынган гамәл ир-хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә киртә куярга мөмкин.

ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, аерылышучылар арасында яшьләр дә, 62 яшьне узып киткән өлкәннәр дә бар. 10 гаилә исә бер ел да бергә яшәмәгән килеш араларын өзәргә карар кылган. Бер елдан өч елга кадәр бергә гомер итүчеләр арасында аерылышучылар саны – 18. Балигълык яшенә җитмәгән балалары булмаган 15 гаилә уртак килешү нәтиҗәсендә аерылышкан, 82 акт суд карары нигезендә теркәлгән. Бүгенге көндә гаилә таркалуның төп сәбәпләре: эш, торыр урын булмау, акча җитмәү, ди ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре.

Шулай ук статистика мәгълүматлары буенча, аерылышкан парлар арасында яңадан кавышучылар да очрый (14 пар). Димәк, мөнәсәбәтләрне өзгәнче кат-кат уйларга, ялгыш адым ясамаска кирәк.

Күпмилләтле район буларак, теркәлгән гаиләләр арасында төрле милләт вәкилләреннән (14 гаилә) төзелгәннәре дә бар. Ә бер гаилә чит ил – Америка Кушма Штатлары кешесе белән теркәлгән.  

«90нчы еллар ахырында гаилә таркалуның төп өч сәбәбен әйтеп була иде: эчә, кыйный, хыянәт итә. Гади генә әйткәндә, ир белән хатынның берсе үз вазыйфаларын башкармый. Хәзер бу мәсьәлә күпкә катлауланды. Әйтик, әле күптән түгел генә бер гаилә мөнәсәбәтен тикшерергә туры килде. Хатын ире белән аерылышырга гариза биргән. Ире тырыш, эчми, тәрбияле, ике балалары бар. Ә сәбәбе – җитәрлек акча эшләмәү. Егерме ел тирәсе элек минем мондый сүзне ишеткәнем булмады, югыйсә, тормыш күпкә катлаулырак һәм авыррак иде. Хәзер җәмгыять индивидуальләшә бара, һәркем үз мәнфәгатьләрен кайгырта, аны хәтта эгоизмның синонимы дип атарга була. Күп кеше парларына үзләренең амбицияләрен тормышка ашыру коралы итеп карый. Гаиләләр коммерцияле союзларга әйләнеп бара», - дип борчылуын белдерде Кукмара протоиерее Сергей Елисеев.

«Ире белән 52 ел бергә гомер иткән бер апа тормыштан алынган кыйсса сөйләде. Аның ире ерак юлга йөреп эшли торган була. Менә бервакыт, яши башлаганнарына алты ай булгандыр, ире тормыш иптәшенә әйтә: “Мин бүген өйгә кайта алмыйм, төнгә юлга китәм", - ди. Хатыны, әлеге җайдан файдаланып, күрше авылда яши торган әниләренә кунарга бара. Кышкы караңгы, салкын көн була. Әнисе, бусагада кызын күреп, аптырап кала. Монда килгәнеңне ирең, кайнанаң беләме, дип сораша. Юк, дигән җавап алгач, кызын сүгеп, кире чыгарып җибәрә. Яшь хатын, елый-елый, кар ера-ера, ир йортына юл тота. Ә сәгать унда ире дә кайтып керә. Әгәр шул вакытта әнисендә калган булса, күпме тавыш чыгар иде. Шуңа күрә кызның әти-әнисе – кияү ягын, ә ирнеке, киресенчә, кыз ягын якларга, олыларга тиеш», - диде районның имам-хатыйбы Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев