Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында халык санын алуга әзерләнәләр

Халык санын исәпкә алу кампаниясенә хәзерлек уңаеннан адреслар исемлеген барлау мөһим

Киләсе елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр Россия күләмендә халык санын исәпкә алу булачак. Зур масштаблы, социаль әһәмияткә ия булган әлеге чара халык санын, аның яше, җенесе, милләте, гаилә хәле, сөйләм теле, белем дәрәҗәсе, шөгыле буенча һәм башка мәгълүматлар тупларга ярдәм итәчәк. Алар  илебезнең, шул исәптән районыбызның социаль-икътисадый үсешен планлаштыру һәм тормышка ашыру өчен кирәк.

Халык санын исәпкә алу кампаниясенә хәзерлек уңаеннан адреслар исемлеген барлау мөһим. Шул максаттан статистика органнары тарафыннан җәлеп ителгән 29 теркәүче быелның 1-30 август көннәрендә район территориясен йөреп чыгачак. Яңартылган исемлекләр нигезендә халык санын исәпкә алуга хәзерлек һәм аны оештыру планы эшләнәчәк, дип хәбәр итә район статистика бүлеге.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев