Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районына «Ярдәм янәшә» азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе кайтты

Җыелмаларны 1000нән артык мохтаҗ гаилә алачак.


Татарстан Президенты башлангычы белән булдырылган «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәйрия акциясе кысаларында Кукмара районына азык-төлек җыелмаларының икенче партиясе кайтты. Аны 1108 мохтаҗ гаилә алачак.

Ярдәм май һәм июнь айлары буенча дүрт тапкыр оештырыла. Җыелмага озак вакыт саклана торган азык-төлек: консервлар, токмачлар, ярмалар, сыек май, чәй һәм башкалар кергән. Аны гаиләләргә волонтерлар тарата.


Кукмара яшәүче Алмаз Сабитов ярдәмне кызының гаиләсе өчен алды.

«Кызымның өч баласы бар. Бу ярдәм аларга бирелә. Бер тапкыр мондый ярдәмне алганнар иде инде. Икенчесе дә килеп җитте. Рәхмәттән башка сүз юк», - ди ул.

Роза һәм Исмәгыйль Василовлар инде икесе дә лаеклы ялда. Алар да республикадан бирелүче мондый ярдәмгә сөенеп бетә алмый. «Җитәкчеләр дә, өебезгә кадәр алып кереп биргән өчен сез дә исән-сау булыгыз», - ди Исмәгыйль абый.

Район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева сүзләренә караганда, хәйрия акциясе кысаларында әлеге ярдәм 65 яшьтән узган, аз керемле, ялгыз яшәүче өлкәннәргә, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче 8 яшьтән өлкәнрәк булган балаларга, имин булмаган, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә, аз тәэмин ителгән гаиләдә тәрбияләнүче, әти-әнисенең берсе алимент түләүдән баш тартучы балаларга, әти-әнисенең берсе үзмәшгуль яисә шәхси эшмәкәр булып, кризистан аеруча зыян күргән тармакта эшләүчеләрнең баларына, опекунлыкка бала алган гаиләләргә бирелә.

Азык-төлек җыелмасын кукмаралылар гына түгел, ә районның авыл җирлекләрендә яшәүчеләр дә ала. Бүген аларга да җыелмалар җибәрү оештырылды.

Фото: Алсу Сәләхетдининова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk