Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районына яңа прокурор билгеләнде

Җитәкчене коллективка Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте.

Менделеевск районы прокуратурасын җитәкләгән Антон Чураков Кукмара районы прокуроры итеп билгеләнде. Аны коллективка Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте.

«Кукмара – авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать тармаклары, эшмәкәрлек алга киткән район. Ул Киров өлкәсе белән чиктәш, халкы күпмилләтле. Районда тотрыклылыкны саклау, законнарның төгәл үтәлешенә ирешү өчен прокуратура хезмәткәрләреннән зур тырышлык таләп ителә. Моңа кадәр коллектив үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәп килде» - диде Илдус Нәфыйков.

Районда 2016 елдан прокурор булып эшләгән Ришат Шакиров Менделеевск районы прокуроры итеп билгеләнәчәк. Ул үз чыгышында район прокуратурасының эшчәнлегеннән, район хакимияте белән үзара хезмәттәшлек итү дәрәҗәсеннән канәгать булуын белдерде, коллективка рәхмәтен җиткерде.

Антон Владимирович Чураков 1983 елның 24 февралендә Казан шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлаган. Хезмәт юлын башкаланың Мәскәү районында суд приставлары бүлеге приставы-башкаручысы буларак башлый, аннан соңгы елларда төрле җаваплы постларга билгеләнә. 2016 елдан  Менделеевск районы прокуратурасын җитәкли.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk