Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районында быел ике балалар бакчасы ачылачак (фоторепортаж)

Татарстанда 30 үзенчәлекле республика Президент программалары тормышка ашырыла. Аларның берсе - "Балалар бакчалары төзү", аның кысаларында Яр Чаллы каласында бакча сафка басты. 6 июльдә бу бакчаны ачу тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерүне күздә тота. Соңгы биш ел эчендә Татарстанда республика бюджеты...

Татарстанда 30 үзенчәлекле республика Президент программалары тормышка ашырыла. Аларның берсе - "Балалар бакчалары төзү", аның кысаларында Яр Чаллы каласында бакча сафка басты. 6 июльдә бу бакчаны ачу тантанасында Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты. Әлеге программа мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә чиратларны бетерүне күздә тота. Соңгы биш ел эчендә Татарстанда республика бюджеты хисабыннан 200 мәктәпкәчә учреждение ачылды, шуларның 118е - өр-яңа, калганнары ремонттан соң.

Район мәгариф бүлегенең баш белгече Нурия Хаҗиева яныннан көнозын халык өзелми. Яшь әти-әниләр, хәтта әбиләр мең дә бер сорау белән мөрәҗәгать итәләр: баланы кайсы бакчага йөртү уңайлырак булыр, кайсына чират азрак, өйгә якын булганына күчерәсе иде, яңа төзелүче бакчага урнаштырып булмасмы... Соңгысында сүз Кукмара поселогының Гафиятуллин урамындагы 260 урынга исәпләнгән мәһабәт бина хакында бара. Республика казнасына 141 миллион 666 сумга төшкән бу мөһим объектны төзүчеләр яңа уку елына өлгертергә исәплиләр.

-Бүгенге көндә районда - 1223, шул нисбәттән Кукмара поселогы буенча 909 сабый балалар бакчасына урнашу буенча исәптә тора. Яңа бакча бу мәсьәләне хәл итүгә саллы өлеш кертәчәк,- ди Нурия ханым.

Туембаш авылында да быел, халыкны сөендереп, 50 урынга исәпләнгән заманча бакча сафка басарга тора. 30 миллион сумлык бу бина, һичшиксез, ничәмә-ничә буыннарга хезмәт итәр.

Балалар - тормышыбызның чәчәкләре. Аларга ныклы аң-белем бирү, күпкырлы сәләткә ия шәхесләр тәрбияләү - республика җитәкчелегенең төп максатларыннан берсе. Нәкъ менә республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча 2011-2012 елларда Татарстанда, шул исәптән безнең районда балалар бакчаларына чиратларны бетерү буенча "Бәләкәч" программасы тормышка ашырыла башлады. Әлеге программа нигезендә Манзарас һәм Зур Кукмара авылларында 40ар, Лельвиж авылында 25 урынга исәпләнгән бакчалар ачылды. Моннан тыш, Байлангар һәм Чишмәбаш авылларында 20шәр урынлы өстәмә төркемнәр оештырылды. Бу киң колачлы эшләрнең барысы республика бюджетыннан финансланды.

Шулай ук Поч.Кучук, Зур Кукмара, Лубян, Янил, Түбән Өскебаш, Кече Чура, Мәмәшир, Березняк авылларында балалар бакчаларын мәктәп биналарына күчерү буенча нәтиҗәле эш башкарылды. Бу чара "Кукмара муниципаль районында 2011-2012 елларга мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре челтәрен үстерү" программасы нигезендә үтәлде. Шулай итеп, 232 урын өчен шартлар яхшыртылды.

2013 елда яңа төзелгән Олыяз авылы мәктәбенә 40 урынлы балалар бакчасы да урнаштырылды. Нәниләргә республикабызның әлеге бүләге 26 миллион сумга төшкән.

Үткәннәргә борылып карасаң, соңгы биш ел эчендә балалар өчен районыбызда башкарылган төзелеш һәм ремонт эшләре куанырлык. Узган елда гына да Кукмарада -140, Зур Сәрдек һәм Аш - Буҗи авылларында 50шәр урынлы яңа бакча биналары файдалануга тапшырылды. Әлеге төзелешләргә республика бюджетыннан 135 миллион сум тотылган. Үзебезнең дәвамчыларыбыз өчен бернинди акчалар да кызганыч түгел.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев