Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев барлык хатын-кызларны 8 Март бәйрәме белән котлады

-Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезгә язның беренче бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм, - диелә котлауда. - Сездә язның бөтен матурлыгы чагылыш таба. Гаиләләребездә җылылык, яз кояшы яктылыгы булуы өчен хатын-кыз кирәк. Без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүе, халык хуҗалыгының һәр тармагында ирләр белән янәшә хезмәт куючы эш...

-Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Сезгә язның беренче бәйрәме уңаеннан иң изге теләкләремне юллыйм, - диелә котлауда. - Сездә язның бөтен матурлыгы чагылыш таба. Гаиләләребездә җылылык, яз кояшы яктылыгы булуы өчен хатын-кыз кирәк. Без сезне ана буларак та, җәмгыятебездә тотрыклылыкны тәэмин итүе, халык хуҗалыгының һәр тармагында ирләр белән янәшә хезмәт куючы эш кешесе буларак та хөрмәт итәбез. Моннан тыш, табигать-анабыз сезгә үзегезгә генә хас олы җанлылык, сабырлык, сизгерлек, нечкә күңеллелек кебек матур сыйфатлар биргән. Шуңа уңышларыбыз да, уңышсызлыкларыбыз да беренче чиратта сезнең кәефегездә чагыла. Без, ир-егетләр, күңелегез һәрчак тыныч, тормышыгыз җитешле, имин булсын өчен кулдан килгәнне эшләргә бурычлы.

Бәйрәм белән Сезне, кадерле әниләребез, әбиләребез, апа-сеңелләребез! Барыгызга да якты матур көннәр, күңел тынычлыгы, якыннарыгызның яратуын, кадер-хөрмәтен тоеп яшәвегезне телим.

фото: http://v-sakharovski.livejournal.com/28051.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk