Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы ветеранына “Данлы хезмәте өчен” медале тапшырылды

Әлеге бүләк аның республика үсешенә керткән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен хөрмәтне чагылдыра

Бүген  район башлыгы Сергей Димитриев Янил авылында яшәүче сугыш ветераны Григорий Платоновка дәүләт бүләге тапшырды. Әлеге бүләк  аның республика  үсешенә керткән  күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләүгә керткән зур өлеше өчен хөрмәтне чагылдыра.

Григорий Платонов Янилдә туып-үскән. 1943 елда 17 яшендә  сугышка җибәрелә. Украина  фронтында элемтәче буларак көрәшә, Кавказ аръягында, Балтыйк буенда була. Туган җиренә бары тик җиде елдан соң гына кайтырга туры килә. Шуннан соң Янил машина-трактор станциясендә, Юдино поселогының паровозлар депосында, Шәмәрдән станциясендә, Удмуртиянең Люга агач әзерләү пунктында, Кукмара карьерында эшләгән. 1962 елдан лаеклы ялга киткәнче электр монтеры булып хезмәт куйган.

Исегезгә төшерәбез: ветераннарны бүләкләү карары Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кабул ителде. Безнең районда алар 24. Бүген медальләр шулай ук  Кенәбаш авылыннан Әкбәр Хәйретдиновка, Яңа Комардан Баймет Баязитовка, Югары Комардан Екатерина Петровага тапшырылачак.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk