Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы укучысы Татарстан җыелма командасы составында WorldSkills Russia Милли чемпионатында җиңүчеләр арасына керде

Җиңүчеләрне Казан Кремлендә хөрмәтләделәр.

Казан Кремлендә 25-29 сентябрь көннәрендә Уфада узган «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) IX Милли чемпионаты финалында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

«26J балта эше-юниорлар» компетенциясендә җиңүчеләр арасында Кукмара районының Чарлы мәктәбеннән Никита Бочкарев (җитәкчесе Александр Чапуринов) бар иде.

Татарстан җыелма командасы һөнәри осталык буенча WorldSkills Russia IX Милли чемпионатында гомуми медаль зачетында беренче урынны алды. Аерым алганда, Татарстан катнашучылары һөнәри осталыклары өчен 32 алтын, 46 көмеш, 31 бронза һәм 31 медаль яуладылар.

фото: https://www.instagram.com/vospitaniekukmor/; пресс-служба Президента РТ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X