Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы Татарстан тарихында беренче булып, тәүлегенә 300 тонна сөт савуга иреште

Шул ук вакытта Кукмара республикада иң аз авыл хуҗалыгы җирләре булган район исәпләнә

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бүген Кукмара районы тәүлеклек сөт җитештерү буенча 300 тонна чигенә чыкты. Кукмаралылар тарихта һәм республика районнары арасында беренчеләрдән булып, тәүлегенә 300 тонна сөт савып алды. Шунысын да искәртеп үтәргә кирәк: Кукмара республикада иң аз авыл хуҗалыгы җирләре булган район исәпләнә.

Районда көн саен Вахитов исемендәге хуҗалык - 75 тоннадан артык, “Урал” хуҗалыгы 44 тоннага якын сөт җитештерә. Узган ел 29,9 тонна сөт сауган “Рассвет” хуҗалыгы быел югары үсеш динамикасын күрсәтә, ул көндәлек савымны - 6,2 тоннага, шулай ук “Вахитов” җәмгыяте - 4,2 тонна, “Восток” - 3 тоннага, “Уңыш” 2,4 тоннага арттыра алган. “Әсәнбаш Агро” җәмгыяте дә савым сыерларының югары продуктлылыгын тәэмин итә.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев