Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы прокуроры: Халыкның ышанычы – хезмәтебезгә төп бәя

Узып киткән елда үзләренең хокуклары торгызылуын сорап, 541 кеше мөрәҗәгать итте

Менә Яңа ел бәйрәмнәре дә төгәлләнде, яңадан эшкә керештек. Безнең өчен яңа елның башлануы тагын бер мөһим вакыйга белән бәйле: 1722 елның 12 гыйнварында Петр I Россия прокуратурасы оештыру турында указ чыгара һәм шул көннән бирле инде өч гасырга якын вакыт дәвамында прокуратура, җаваплы миссия үтәп, гражданнарның хокукларын саклау, гаделлек урнаштыру сагында тора.

Районыбыз прокуратурасы да төбәгебездә законлылыкның тотрыклы саклануын тәэмин итә. Шулай да узган ел алдагы ел белән чагыштырганда җинаятьчелекнең 2,5 процентка артуы күзәтелде. Узган ел без социаль, икътисадый, җинаять суд производствосы һәм башка сфераларда закон бозуның 500 очрагын кисәттек. Ә аларның бит һәркайсында аерым кешеләрнең язмышы тора.

Гражданнарның үз мәнфәгатьләрен яклап безгә мөрәҗәгать итүләре халыкның район прокуратурасына ышанычлары, анда көч һәм ярдәм күрүләре турында сөйли. Узып киткән елда үзләренең хокуклары торгызылуын сорап, 541 кеше мөрәҗәгать итте. Бу 2017 ел белән чагыштырганда 12 процентка артыграк. Киләчәктә дә халыкның югары дәрәҗәдә ышанычын саклап калу өчен тырышачакбыз.

Ә хәзер мин узган елда нинди проблемаларны хәл итүебез белән таныштырып үтәм. Әлбәттә, халыкны иң борчыган мәсьәлә – кайбер җавапсыз эш бирүчеләр тарафыннан хезмәт хакларының вакытында түләнмәве. Прокуратура күргән чаралар нәтиҗәсендә предприятиеләр үзләренең хезмәткәрләренә 6 миллион сумлык хезмәт хакы түләделәр. Унөч җитәкче хезмәткә вакытында түләмәгәннәре өчен безнең инициатива белән штрафка тартылдылар.

Без социаль яклауга мохтаҗ гражданнарның, аеруча өлкәннәрнең хокуклары яклануына зур игътибар бирәбез. Мисал китерсәк, 75 яшьлек бер  пенсионер колак аппаратына мохтаҗ булуы турында зарланган иде. Тикшерү барышында аның ике ел дәвамында шәхси тернәкләнү программасы нигезендә бирелергә тиешле колак аппараты ала алмавы ачыкланды. Ә моның сәбәбен белгәч, гаҗәпләнүебезгә чик-чама булмады: баксаң, социаль иминиятләү фонды хезмәткәрләре шушы вакыт эчендә бабай турында мәгълүматларны ачыклый һәм аның белән элемтәгә керә алмаганнар икән. Ә безнең кисәтүдән соң ун көн эчендә колак аппараты иясенә тапшырылды.

Эшчәнлекнең бездән аеруча игътибар таләп итә торган башка юнәлешләре дә бар. Шуларның берсе – урта һәм кече эшмәкәрлек вәкилләренең хокукларын яклау, уңай инвестиция климаты урнаштыру. Узган ел бу өлкәдә 20 закон бозу очрагы ачыкланды. Безнең инициатива белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең бер урынбасарына карата җинаять эше ачылды. Ул бер эшмәкәргә законлы эшчәнлек алып баруга тоткарлык тудыруда гаепләнә, хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Мондый очраклар кабатланса, без районда кече эшмәкәрлекне үстерә, яңа эш урыннары тудыра, читтән инвестицияләр кертүдә кызыксыну тудыра алырбызмы?

Тагын шуны әйтәсе килә: мин һәрвакыт дәүләтнең һәм халыкның ачык диалогы яклы. Районыбызның һәр кешесе прокуратурага да, һәр оешмага да җиңел генә мәрәҗәгать итә алсын һәм анда яклау табуына ышансын иде. Моның өчен берничә мөмкинлек тудырылган. Беренчедән, kuk.prok@tatar.ru электрон адресы белән бизнесменнарның шәхси хәбәрләрен кабул итү оештырылган, мин аларны шәхсән үзем карап барам һәм һәр хәбәр буенча эш алып барылуга контрольлек итәм. Икенчедән, прокуратура сайтында интернет-кабул итү эшли. www.kukprok.com адресына кереп, үзегезнең хокукларыгыз бозылу турында хәбәр итә аласыз. Өченчедән, Инстаграм социаль челтәрендә минем аккаунт булдырылган (kukmor_prokuror), аңа да үзегезне борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Моннан тыш, һәр айның беренче сишәмбесендә халыкны кабул итәм. Шулай ук 8(4364) 2-85-22 телефоны аша да шалтыратырга була, мин гражданнарга җайлы булган һәр канал аша аралашырга әзермен.

Узып киткән ел катлаулы булса да, прокуратура хезмәткәрләренең тырышлыгы, эчке эшләр бүлеге, суд, тикшерү комитеты һәм башка хокук саклау органнары белән тыгыз хезмәттәшлек итү нәтиҗәсендә хезмәтебездә югары күрсәткечләргә ирешә алдык.

Яңа елда коллегаларыма һәм кукмаралыларга уңышлар, иминлек, тыныч тормыш һәм, әлбәттә, нык сәламәтлек телим.

Ришат ШАКИРОВ, Кукмара районы прокуроры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk