Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы Өлге авылында яшәүче иң өлкән әби сайлауда тавыш бирде

Ифтария Фәлахова өчен өйдә күчмә тавыш бирү оештырылды.

Татарстан Республикасы Президентын һәм Кукмара муниципаль районы вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауда Өлге авылында яшәүче Ифтария апа Фәләхова да катнашты. Авылның иң өлкән кешеләренең берсе булган Ифтария апага 14 сентябрьдә 90 яшь тула.

1697нче сайлау округының комиссия вәкилләре аның өчен өйдә тавыш бирү мөмкинлеге тудырды.

«Аллага шөкер, балаларым янәшәсендә бәхетле картлыгымны кичерәм. Соңгы елларда сайлауларга йөри алмыйм инде. Шуның өчен сайлау участогыннан комиссия вәкилләре үзләре минем яныма киләләр, рәхмәт. Быел да аларны көтеп алдым. Дөньялар тыныч булсын, сугышлар чыга күрмәсен, лаеклы кешеләр сайлансын дигән теләктә мин», - диде ул.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk