Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде

Районыбызның мөхтәрәм шәхесе, тырыш хезмәте белән зур ихтирам казанган Мансуров Мияссәр Мансур улы 86нчы яшендә арабыздан китеп барды.

Ул 1933 елның 19 апрелендә Ятмас Дусай авылында дөньяга килә. Завод-Ныртыда җидееллык мәктәпне тәмамалаганнан соң, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында белем ала. Саба районының авыл хеҗалыгы идарәсендә агромелиоратор буларак хезмәт юлын башлап җибәрә, Арча районының Үрнәк училищесында механизатор һөнәрен үзләштерә. Аннан соң Нырты совхозында тракторчылар бригадиры, совхоз бүлекчәсе идарәчесе, “Алга” колхозы рәисе булып эшли. 17 ел хуҗалыкара төзелеш оешмасын җитәкли. СМО-3 оешмасында җитәкче урынбасары, “Чулпан” ширкәтендә директор булып хезмәт куя. Шул еллардагы фидакарь хезмәте өчен аңа Россиянең һәм Татарстанның атказанган төзүчесе дигән мактаулы исемнәр, Хезмәт Кызыл Байрагы, ике Почет билгеле орденнары, бик күп медальләр тапшырыла. РСФСРның төзүчеләр съезды делегаты, ВДНХның даими дипломанты була. “Кукмара районының мактаулы граңданины” исемен йөртә. 

Мияссәр Мансур улы 2005 елдан вафатына берничә айга кадәр район ветранна (пенсионерлар) оешмасын җитәкләде. Соңгы көненә кадәр район тормышында актив катнашты, һәр оешма, хуҗалыкның эшчәнлегеннән хәбәрдар булды, бер вакыйгага да битараф кала белмәде, үз фикерен белдерде. Ветераннар оешмасына гозер белән килүчеләргә мөмкинлектән чыгып ярдәм итәргә торышты. Югары кешелеклелек сыйфатларына, зур оештыру сәләтенә ия булган хезмәт ветераны районда гына түгел, республика җитәкчелеге арасында да зур хөрмәт казанды.

Мансуров Мияссәр Мансур улының якты истәлеге күңелләрдә озак сакланыр. Аның балалары, туганнары, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз.       
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев