Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы халкын «Гаилә ул - бер йолдыз» иҗади конкурсында катнашырга чакырабыз

Конкурс Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлана.

«Хезмәт даны» газетасы редакциясе район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча бүлеге һәм ЗАГС белән берлектә «Гаилә ул - бер йолдыз» дигән темага язмалар конкурсы игълан итә.

Газета укучыларыбыздан үзләренең гаиләләре, аның матур традицияләре, танышу тарихы, берәр истәлекле вакыйга, матур эш-гамәлләре турында язмалар, фоторәсемнәр көтеп калабыз. Иң уңышлы иҗади эшләр газета битләрендә урын алачак. Бәйгегә июль башында йомгак ясалачак, җиңүчеләр 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда уздырылачак бәйрәм чарасына чакырылачак һәм бүләкләр тапшырылачак.

Язмаларны редакциянең hezmat_dani@mail.ru электрон адресына юллавыгызны сорыйбыз. Авторның исем-фамилиясен, телефон номерын язарга да онытмагыз.

Бәйгенең сроклары – 21.05.2021-08.07.2021. Оештыручы – район Башкарма комитеты, ЗАГС, «Хезмәт даны» газетасы редакциясе. Белешмәләр өчен телефон: 8(84364)2-66-50.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев