Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы халкы бик зур югалту кичерде

Акушерлык-гинекология бүлеге мөдире, югары категорияле хатын-кызлар табибәсе Мансура Гаян кызы Хейранова вафат!

Әлеге кайгылы хәбәр барчабызны тетрәндерде, күзләрне яшь пәрдәсе сарып алды. Дәваханәбез, район халкы өчен бик зур, авыр югалту бу.

Ак халатлы фәрештә иде  Мансура Гаян кызы. Соңгы елларда үзе авырып йөрсә дә, һичкемгә сиздермәде, көчле ихтыярлы иде, яшәү өчен көрәште, шул ук вакытта пациентларына ярдәм итү өчен үзен кызганмыйча-зарланмыйча хезмәт куйды. Барлык гомерен шушы изге эшкә багышлады һәм  ахыргача шуңа тугры калды.  Эш өстәлендә изге дога – “Фатиха” сүрәсе торды. Һәрчак ачык йөзле булды, һәр пациентына “Миленькая”, “Моя хорошая” дип эндәшә иде. Дәвалады, операцияләр ясады, бәби тудыру йортында аналарга бәби табарга булышты. Ашыгыч  чакырулар булганда, төн йокыларын бүлеп, тиз арада дәваханәгә килеп җитеп, операция өстәле артына баскан чакларының исәбе юктыр. 

Вакытсыз китте шул. 21 октябрьдә 58 яшь кенә тулган булыр иде.

Мансура Гаян кызы Хейранова 1960 елда Кукмарада  дөньяга килгән. 1984 елда Казан дәүләт медицина институтын уңышлы тәмамлап, республика клиник дәваханәсендә интернатура үткәннән соң, туган төбәгенә – район үзәк дәваханәсенә кайтып урнашкан. Шул вакыттан бирле 33 ел буе хатын-кызларның сәламәтлеге сагында торды, күпме хатын-кызга ана булу бәхетен тоярга булышты. Аңа әйтелгән рәхмәт сүзләренең чиге юк. Ул безнең күңелләрдә шәфкатьлелек үрнәге булып сакланыр.
Мансура Гаян кызының якыннарының, туганнарының авыр кайгыларын ихлас күңелдән уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез.

Үзәк район дәваханәсе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X