Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Рәдиф хәзрәт Тимергалиев кукмаралыларны бәйрәм белән котлады

"Рамазан – рәхим-шәфкатьлелек, юмартлык, изгелекләр ае. Әлеге айда Аллаһ Раббыбыз рәхмәт ишекләрен киң ача һәм безгә җәннәткә ирешергә бик күп мөмкинлекләр тудыра", - диелә котлауда

Хөрмәтле райондашларыбыз, дин кардәшләребез! Сезне Кукмара районы мөхтәсибәте исеменнән бөек һәм изге ай – Рамазан ае белән ихластан тәбрик итәм!

Рамазан – рәхим-шәфкатьлелек, юмартлык, изгелекләр ае. Әлеге айда Аллаһ Раббыбыз рәхмәт ишекләрен киң ача һәм безгә җәннәткә ирешергә бик күп мөмкинлекләр тудыра.
Коръән-Кәримдә: “Кем сездән бу айга иреште – ураза тотсын”, – дип әйтелә. Менә безгә дә Аллаһы Тәгалә шушы олуг айны исәнлектә-саулыкта каршы алырга насыйп итте. Ураза тоту – кешеләргә күрсәтеп булмый торган гамәлләрнең берсе, шуңа да Аллаһ Раббыбыз аның өчен әҗер-савапны хисапсыз бирермен диде.

Мөхтәрәм кардәшләр! Рамазан аенда бер-беребезгә мәрхәмәтле, шәфкатьле булсак иде. Гаеп-хаталарыбызны кичерергә ашыгыйк, балаларыбызга карата шәфкатьле, әти-әниләребезгә ихтирамлы, башкаларга исә игътибарлы, рәхимле булыйк. Туганнарның, дусларның хәлен кайгыртып, мохтаҗларга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә ярдәм итеп яшик.
Рамазан аенда һәркайсыбызга изге гамәл-гыйбадәтләр кылып, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, дөнья һәм ахирәт бәхет-сәгадәтенә ирешергә насыйп булсын. Аллаһ Раббыбыз ил-көнебезгә тынычлык, тормышыбызга иминлек, җан-тәннәребезгә саулык-сәламәтлек бирсен. Рамазан ае мөбарәк булсын!

Ихтирам һәм изге теләкләр белән Кукмара районы  имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт ТИМЕРГАЛИЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk