Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы егете Мәскәүне яулый

Райондашыбыз, Мәскәү Югары икътисад мәктәбе белән Россия икътисад мәктәбенең берләштерелгән бакалавриат программасын төгәлләп, кулына кызыл диплом алды.

Өч яшеннән укырга өйрәнгән, математик гамәлләр чишкән, мәктәптә 11 ел дәвамында гел «биш»ле билгеләргә генә өлгереп, фән олимпиадалары, конкурс-бәйгеләрдә уңышларга ирешкән, районның ел укучысы дип танылган Уразай авылы егете Сәйдәш Мифтахов белән рәхәтләнеп сөйләшеп утыруыбыз әле бүген генә кебек иде, дүрт ел вакыт күз ачып йомганчы узган да киткән!

Райондашыбыз, Мәскәү Югары икътисад мәктәбе белән Россия икътисад мәктәбенең берләштерелгән бакалавриат программасын төгәлләп, кулына кызыл диплом алды. Сәрдекбашның гап-гади татар мәктәбендә белем алган, татар мохитендә тәрбияләнгән милли җанлы егет белән кабат очрашу насыйп булды. Үсеп, җитдиләнеп киткән, тик менә ягымлы елмаюы... һаман да шул!

«2017 елда икътисад белеменнән олимпиаданың Мәскәүдә узган турында призер булуым миңа Россия башкаласының югары икътисад мәктәбе студенты булу мөмкинлеге бирде, һәм әлеге уку йортын сайлавыма бер дә үкенгәнем булмады. Уку елы башланыр алдыннан әти-әнинең Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәренең студентлар тулай торагында калдырып китүе, аларны ташып түгелергә торган күңел, мөлдерәп тулган күзләр белән кул болгап озатуым бүгенгедәй хәтердә. Кая карама – чит кешеләр, өйгә шалтыратасы килә, кәрәзле телефонның тарифы алыштырылмаганлыктан, акчаны шул арада юк итә. Инде нишләргә?! Бик авыр булды ул чагында. Алга таба бүлмәдәшләр, төркемдәшләр белән танышкач, фикердәшләр тапкач, бар да җайлашты үзе. Әкренләп Мәскәү тормышына кереп киттем, яхшылап русча сөйләшергә өйрәндем, ике-өч айдан инде минем өчен чын студент тормышы башланды. Тулай торактан уку йортына кадәр 1,5 сәгать барырга һәм шулкадәр кайтырга кирәк иде. Юлга вакыт күп киткәнлектән, икенче курстан Мәскәүнең татар җәмгыятендә танышкан Казан егетләре белән фатир яллап яши башладым. Уку системасы безне үз эченә шулкадәр тиз бөтереп алып кереп китте ки, ямансуларга вакыт та калмый иде. Айга бер тапкыр авылга кайтып йөрдем, әти-әни, якыннар белән дә телефоннан һәм видеоэлемтә аша көн саен аралашып тордык», - ди ул.

Сәйдәшнең сөйләве буенча, уку йортында белем бирү либераль төстә төзелгән һәм анда рейтинг системасы икән. Авыл баласының үз программасында дүрт ел дәвамында беренче унлыкны биләвенә, университетларның студентлар алышу программасы кысаларында Нидерландның Роттердам шәһәрендәге Эразмус академиясендә белем алуына да афәрин диясе генә кала!

«Ике курс буена мин беркая да чыгып йөрмәдем, бары тик укыдым да укыдым.  Инглиз теле, математик анализ аеруча авыр иде. Инглиз телен яхшылап үзләштерү өчен нык тырышырга туры килде. Беренче курста рус телен белә торган укытучы укытса, икенче елны безгә Америкадан килгән, бары тик чит телдә генә сөйләшүче мөгаллим керде. Бик авыр курс булды ул. Атнага йөз сүз ятларга кирәк иде. Шуны укытучы теләсә кайсы вакытта сорый торган булды. Шулай ук ул төрле темаларга әңгәмәләр алып бара, безне бар яктан камилләштерә иде. Мин аңа бик рәхмәтле. Хәзер исә инглиз телендә иркен аралашам», - дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшем.

Сәйдәш укудан тыш башка шөгыльләргә дә вакыт җиткерә, бер семестрда университетта математик анализдан укытучы ярдәмчесе булып эшләсә, алга таба Мәскәү менеджерлары клубында аналитик вазыйфасын башкара, программалаштыру белән кызыксына, футбол уйный, Мәскәүнең «Бердәмлек» клубы чараларында катнаша, биш вакыт намаз укырга да өлгерә.

«Башка зур шәһәрләрдәге шикелле, Мәскәүдә дә татарча аралашу җитми. Ә менә андагы татар телендә оештырылган чараларга баргач, күңелгә шулкадәр рәхәтлек алып кайта идем. Чөнки анда бернинди тоткарлыксыз үз телеңдә сөйләшәсең, үз фикереңне җиткерәсең, татар булуың белән горурланасың. Авыл темасы, телебез, татар халкының мәдәнияте, үземнең туган мәктәбем, андагы милли тәрбия, бала җанлы укытучыларым турында аеруча яратып сөйли идем. Түбән Новгород, Әстерхан татарлары белән танышу, алар белән аралашу вакытында милләтебезнең ничек киң таралып яшәвен белдем. Шулай ук мин Мәскәүдә татарча концертларга, очрашуларга, театрларга да барырга тырышам, рухи яктан үсү турында да онытмыйм», -  ди Сәйдәш.

Кулында кызыл дипломы булган егет үзенең киләчәген ничек күзаллый икән?

«Безнең уку йортында төрле курслар сайлау мөмкинлеге бар иде. Шуның өчен мин икенче курста укыганда ук, икътисад темасыннан читләшеп, программалаштыру белән кызыксына, үземне әлеге юнәлештә үстерә башладым. Эшләп тә алдым, “Северсталь” компаниясе заводларында хезмәтне автоматлаштыру өчен статистик модельләр программалау белән шөгыльләндем.Укуымны исә алга таба дәвам итәчәкмен. Хәзерге вакытта мин – Сколтех, ягъни Сколково фән һәм технологияләр институты студенты. Димәк, укырга, укырга һәм тагын бер кат укырга!», - ди ул.

Сәйдәш әлегә авылда, гаиләсе янында ял итә. «Бакчада эшләргә, җиләк ашарга яратам. Мал-туар, умарталар тирәсендә кайнашу, дусларым белән стадионга барып туп тибеп кайту да – минем өчен әйтеп-аңлатып бетермәслек рәхәт ял», - ди ул.
Сәйдәш Мифтаховка кызыл диплом белән бергә, уку йортының программасында актив катнашып, «Без булмасак, кем соң» дигән номинациядә җиңү яулаганы, «2021 елда Россия икътисад мәктәбенең иң яхшы уку ассистенты» булганы өчен грамоталар да тапшыралар. Баланың уңышы – әтисе, федераль казначылык идарәсенең Кукмара районы буенча бүлекчәсе җитәкчесе Мансур әфәнде, гомер буе Сәрдекбаш мәктәбендә укытучы булып эшләгән әнисе Гөлсөяр ханым, абыйсы һәм апасы өчен аеруча зур горурлык.

«Сәйдәшне башлангыч сыйныфларда мин үзем укыттым. Дүрт ел буе җитәкләшеп мәктәп сукмагыннан йөрдек. Соңыннан да ул дәресләрем беткәнне көтеп, бергәләп өйгә кайта, рәхәтләнеп сөйләшә, серләшә идек. Шуның өчен мин баламны еракка чыгарып җибәрүне күз алдына китерә алмадым. Мәскәүгә барып урнашкач та бик сагындым. Сентябрь, октябрь айларын искә алсам, хәзер дә күземнән яшь чыга. Беренче вакытларны бик зур сабырлык белән үткәргән булсам, хәзер инде ияләндек, Аллага шөкер. Сәйдәш – бик җайлы, йомшак, ипле, сабыр ул. Мин аңа бары тик сәламәтлек, бәхет һәм уңыш телим. Тырышлыгының рәхәтен күреп яшәргә насыйп булсын идее», - ди Гөлсөяр апа.

Сәйдәш турында кыскача:

  • Яше: 20.
  • Йолдызлыгы: кыз.
  • Яраткан ризыгы: җимешле, кабаклы дөге бәлеше.
  • Күңел тарткан шөгыле: футбол уйнау.
  • Кызлар турында уйларга вакыты юк.
  • Тормыш девизы: «Эшлә, шөбһәсез эшлә, чәйдәш» («Тормышмы бу?» спектакленнән).
  • Төгәл хыялы юк. Һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү яхшырак.

 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев