Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин: “Вахиткә кемне алып килсәң дә, оят түгел”

Бүген Янил авыл җирлегендә районыбызның җирлек башлыклары өчен семинар-киңәшмә оештырылды. Чара район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин катнашында үтте.

Семинарда катнашучылар иң элек Вахит авылында Сабантуй бәйрәме уза торган урында булдылар. Алга таба ял паркы, мәдәният йорты, спорткомплекс урнашкан территориядә башкарылган эшләр белән таныштылар.
Семинар-киңәшмәнең пленар өлеше авыл клубында үтте. Анда җирле үзидарә эшчәнлеге белән бәйле мәсьәләләр каралды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин: “Вахит авылына кемне генә алып килсәң дә, оят түгел”, - дип билгеләп үтте. Әйе, чыннан да, менә дигән итеп эшли дә, күпләрне көнләштерерлек мул тормышта яши дә алар. Бу турыда Янил авыл җирлеге башлыгы Илгизәр Корбанов та ассызыклады. Ул шулай ук үзара салым акчалары хисабына башкарылган эшләр турында, республика бәйгеләрендә, Федераль программаларда катнашуларын да сөйләде, киләчәккә планнары белән уртаклашты.
Район Башкарма комитеты җитәкчесе авыллардагы караучысыз, ташландык хәлдәге йорт-биналарның шактый булуын билгеләп үтте, җирлек башлыкларына аларның ияләрен табу, территорияне тиешле тәртипкә китерү бурычын йөкләде. Семинарда район Башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге белгече Айсылу Хисамиева, район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, МУП “Гарант” директоры Радик Галимуллиннарның да чыгышлары тыңланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk